Главная  →  Новости  →  ТИМАТИ ХӘЛӘЛ БЕЛӘН АЛДЫРА
ТИМАТИ ХӘЛӘЛ БЕЛӘН АЛДЫРА
timati1
Мәскәүнең Яңа Арбатында узган көз Black Star Burger ресторана озын-озын чиратлар сузылды. Бу ресторан шушы исемдәге Black Star төркеме җитәкчесе, музыкант, татар егете Тиматиныкы.
Берәүләр бу ажиотажның сәбәбе — фанатларда, дип санаса, икенчеләре бик яхшы реклама үз эшен эшләгән дип исәпли — социаль челтәрдәге язылучылар саны 40 миллионнан артып киткән инде. Кызыксындыру чаралары «Кара йолдыз» музыкасы астында кара резин бармакчалар киеп ашау белән генә чикләнми. Соңгы вакытта ислам мәдәниятенә, мөселман шәхесләргә якынайган Тимати ресторанга йөрүчеләрнең 30 проценты мөселманнар булуын исәпләп чыгарган да ресторанында хәләл иттән әзерләнгән бургерлар тәкъдим итә башлаган. Ул үзе, халыкны ризыкның сыйфаты белән җәлеп итәбез, ди.