Главная  →  Новости  →  ТЕЛНЕ САКЛАУ — УРТАК ЭШЕБЕЗ
ТЕЛНЕ САКЛАУ — УРТАК ЭШЕБЕЗ

Халыкара туган телләр көне якынлашканда дин, милләт һәм тел турындагы бәхәсләр тагы да куерып китә. Берәүләр: “Ислам динендә милләтләр юк”, — дип “милләт” төшенчәсен бөтенләй санга сукмаска тырышса, икенчеләр: “Аллаһы тәгалә безне юкка гына кавем-кавем итеп яралтмаган”, — дип үз дәлилен китерергә ашыга. Минем дә бу хактагы кайбер фикерләремне укучыларыбыз белән бүлешәсем килә.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм заманында бер Сәлмән исемле сахабә яшәгән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм аны Сәлмән әл-Фарси дип (милләтен дә күрсәтеп) йөртә торган була. Гомумән, хәдисләрдә дә, мәшһүр ислам дине галимнәренең хезмәтләрендә дә, үз туган телеңне белү ваҗиб дәрәҗәдә, дигән фикер әйтелә. Без, һичшиксез, туган телебезне белергә тиешбез. Татар кешесе – татар телен, урыс — урыс телен белсен, ә бөтен мөселманнарны берләштерә торган, гыйлемгә юл ача торган тел ул – Коръән теле, гарәп теле. Шуңа күрә мәчеттә без иң әүвәл гарәп телендә хөтбә сөйлибез, аннары татарча вәгазьлибез. Диннән ерак булган кайбер кешеләр: “Нишләп намаз гарәпчә укыла?” — дип сорыйлар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм аны гарәпчә укыган. Намаз сафына бездә татарлар белән бергә әфганнар да, таҗиклар да, урыслар да баса, барыбыз да намазны Коръән телендә укырга тиеш.
Аллаһы тәгалә шулай тәкъдир иткән, без Гарәпстан чүлендә яшәмибез, әмма безнең бабаларыбыз ислам динен тоткан, шул ук вакытта туган телен дә белгән. Җәдидчеләр белән кадимчеләр арасындагы каршылыкны тарихтан барыбыз да белә: җәдидчеләр мәдрәсәләрдә күбрәк урыс телен, дөньяви фәннәрне укытуны кертергә тырышса, кадимчеләр йомылыбрак яшәүне хуп күргән. Юкса гасырлар дәвамында урыслар арасында эреп югалган булыр идек, без милләт буларак нәкъ менә ислам дине аркасында сакланып калганбыз – шуны да онытмаска кирәк.
Тел турында сүз чыгуга бер хәл исемә төшә. Бер бабай, урыны җәннәттә булсын, җае чыгуга, үзенең таягын болгап: “Хәзрәт, нишләп яшьләргә дәресләрне урысча укытасың?” — дип кычкыра торган иде. Берзаман үзенең кызын ияртеп, оныгыма никах укырга кирәк, дип килде бу. Кызына татарча дәшәм, берни аңламый. Аптырап бабайга карыйм, бабай җир тишегенә керердәй булды инде… Туган телне мәчетләрдә сез сакларга тиеш, дип ду киләләр кайчак. Аллаһка шөкер, көн-төн динебезне, телебезне, мәчетләребезне саклау өчен эшлибез. Менә үзебезнең Гаилә мәчетен генә алсак та, татар теле дәресләрен оештырырга йөрибез, вәгазьләрен татарча сөйлибез, яшьләр аңласын дип, тәрҗемәсен дә бирәбез. Соң мәчеткә килгән яшьләребез дә татар телен белми икән, монда мулланың ни гаебе бар?
Балаларыбызның телсез калуында минем мәктәпләрдәге укыту программасын төзүчеләрне дә гаеплисем килә, аларны татар теленең дошманы язгандыр! Юньләп татарча сөйләшә дә белми торган балаларның башларын синтаксис белән катыралар. Мәктәпкә барып, баламны туган телне өйрәнүдән азат итегез, дигән гариза язган күпме ата-ананы беләм мин. Артык катлауландырулар да балаларда туган телгә карата мәхәббәт урынына нәфрәт тудыра шул.
Әлбәттә, телне, милләтне саклау — безнең уртак бурычыбыз. Зыялылар, милләлпәрвәрләр, муллалар – без барыбыз да бер көймәдә, чөнки безнең милләтебез бер, без – татарлар! Әгәр телебез бетә икән барыбызга да кыен булачак. Бу араларда интернетка Мәүлид бәйрәме турында хәбәрләр, фотолар күп куелды. Карыйм – мәчетләребезне башка милләт егетләре тутырган, шунда бер татар бабае дога кылып утыра инде. Ә кайда безнең балаларыбыз?
Вакыт бик тиз үтә ул, буыннар алышынып тора. Менә бүген мәчетләргә йөри торган балалар ун елдан үзләре әти-әни булырлар. Шуңа күрә аларны мәчеткә күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз, укулар, лагерьлар оештырабыз, бәйрәмнәр дә ясыйбыз. Нәтиҗәсе булмый калмас, иншә Аллаһ.
Безнең тамырларыбыз бик тирән. Совет чорында шушы тамырларны кисәргә, синең бабаң мулла булган, дип оялтырга тырышалар иде. Әлхәмдүлилләһ, ул чорлар узды. Безгә хәзер үз нәсел шәҗәрәләребезне барларга кирәк, тарихыбыз бит шәҗәрәгә карап языла. Һәркем, архивларга заявкалар бирепме шунда, балаларының никахына кадәр шушы эшне башкарып чыгуны үзенең бурычы санасын иде.
Татарстанның һәр районыннан зур-зур, хәтта дөньякүләм танылган дин галимнәре чыккан. Аларның кайсы сөргенгә сөрелгән, кайсы атып үтерелгән, чит илгә качып котылганнары да бар. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” дип игълан ителгән быелгы елда шуларны барлап, конференцияләр уздырып, исемнәрен халыкка кайтарасы иде.
Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстан мөфтие урынбасары,
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе,
Гаилә мәчете имам-хатыйбы