Главная  →  Новости  →  «ТАЯН АЛЛАГА» КОНКУРСЫНА ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ
«ТАЯН АЛЛАГА» КОНКУРСЫНА ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ

Октябрь аенда ТР МДН һәм РИИ тарафыннан яшь татар язучыларын барлау, аларга булышлык итү, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру максатыннан «Таян Аллага» конкурсы игълан ителгән иде. Эшләр  2017 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне 31 мартка кадәр ачыклаячак. Иң яхшы эшләрнең авторларын бүләкләү май аена планлаштырыла. Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала.

Катнашучыларның профессиональ рәвештә әдәби һәм журналистика эшчәнлеге белән шөгыльләнмәве мөһим шарт булып тора.

Җиңүчеләр шигърият, проза, драматургия һәм публицистика номинацияләрендә бүләкләнәчәк.

Иҗат эшләрен  tatarkonkurs@mail.ru адресына җибәрергә кирәк