Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАННЫҢ БАШ КАЗЫЕ ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ ФАЗЛЫЕВКА 60 ЯШЬ ТУЛДЫ
ТАТАРСТАННЫҢ БАШ КАЗЫЕ ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ ФАЗЛЫЕВКА 60 ЯШЬ ТУЛДЫ

sdc10400
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт — бай тормыш тәҗрибәсенә, үзенә генә хас оештыру, әйдәп бару сәләтенә һәм зирәклегенә таянып, динебезне һәм милли үзаңны үстерүдә күп файдалы эшләрне башлап җибәргән шәхес.
Җәлил хәзрәт Балтач районы Бөрбаш авылының имам-хатыйбы, Балтач районы имам-мөхтәсибе һәм республиканың баш казые вазыйфаларын башкара. Аның тырышлыгы белән туган авылында мәчет, ә соңрак аңа өстәп мәдрәсә төзелде. Ул илебездә беренчеләрдән булып балаларга дини гыйлем бирә башлады.
Җәлил хәзрәт талантлы язучы, үтемле вәгазьче дә. Аның каләме белән халык тарафыннан яратып укыла торган дистәләгән тирән мәгънәле китаплар язылды. «Йөз дә бер вәгазь”, “Әти-әниләргә нәсыйхәт”, “Динсез тәрбия – тәрбиясезлек”, “Җәлил хәзрәт дәресләре”, “Гомер баскычлары”, “Гомерләр заяга узмасын”, “Тигез гомер итегез” һәм башка китаплары, укыту әсбаплары, вәгазь-җыентыклары аша меңнәрчә кеше исламның нечкәлекләренә төшенә.
Хөрмәтле хәзрәтне олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да халкыбызга үгет-нәсыйхәт биреп, туры юлга чакырып, озын-озак яшәргә; җәмәгате белән тигезлектә, саулыкта-муллыкта, якыннарының җылы карашын тоеп, балаларының, оныкларының игелеген күреп гомер итәргә язсын!