Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАНДА “ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ” КИТАБЫ БУЕНЧА РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ВИКТОРИНА ОЕШТЫРЫЛА
ТАТАРСТАНДА “ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ” КИТАБЫ БУЕНЧА РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ВИКТОРИНА ОЕШТЫРЫЛА

gyjbadte-islamiya-khmadadi-maksudi

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте “Хәнәфи мәзһәбе елы” кысаларында республика мөхтәсибәтләрендә Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы буенча балалар арасында викторина оештыра, дип хәбәр итә ТР МДНнең матбугат хезмәте.

Бәйгенең районкүләм этабы октябрьдә, төбәкара этабы ноябрьдә, ә республикакүләм финалы декабрь айларында Казанның Галиев мәчетендә үткәрелер дип планлаштырыла. Викторинада 10-15 яшьлек ир һәм кыз-балалар катнаша ала. Барлык җиңүчеләр Диния нәзарәте әзерләгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

“Гыйбадәте Исламия” — танылган татар галиме Әхмәдһади Максудиның классик басмасы. Әлеге китап мөселман уку йортларында уку әсбабы буларак кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзһәбенең фикъһ буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра. Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.