Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАНДА ФӘННИ ИСЛАМ ЖУРНАЛЫ АЧЫЛА
ТАТАРСТАНДА ФӘННИ ИСЛАМ ЖУРНАЛЫ АЧЫЛА

zhurnal

Татарстанда «Ислам в современном мире» фәнни журналы вәкиллеге ачыла. Казан федераль университеты белән әлеге журналны Мәскәүдә гамәлгә куйган “Мәдинә” нәшрият йорты арасындагы килешүне КФУ ның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов һәм журналның баш мөхәррире Дамир Мөхетдинов имзалаган. Әлеге журнал бүген Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы Югары аттестация комиссиясе исемлегенә кергән ислам теологиясе юнәлешендәге бердәнбер фәнни басма. Ул Россиядә ислам дин белеме мәктәбен торгызу бурычларын үтәүгә хезмәт итә.

Журналның редакция коллегиясе рәисе Айдар Хабетдинов басманың шундый ук вәкиллеге Башкорт дәүләт педагогика университетында ачылуы турында белдергән.