Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНА ЕЛЛЫК ЮЛЛАМА БЕЛӘН МӨРӘҖӘГАТЬ ИТТЕ
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНА ЕЛЛЫК ЮЛЛАМА БЕЛӘН МӨРӘҖӘГАТЬ ИТТЕ

546879
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Зур концерт залында Юлламаны 700 ләп кеше тыңлады. Алар арасында — Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты һәм хөкүмәт вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар бар иде.
Татарстан Президенты үзенең Юлламасында республикадагы милләтара, динара мөнәсәбәтләргә тукталып болай диде: “Республикадагы милләтара һәм динара тынычлык, үзара килешеп яшәү — безнең өстенлегебез булып тора. Дөньядагы негатив тенденцияләр һәм каршылыклар фонында бу аеруча әһәмиятле. Быел безнең бай тарихи-мәдәни мирасыбызны торгызу һәм дини мәгарифебезне камилләштерү өлкәсендә мөһим адымнар ясалды. Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызу кебек мөһим проектларны тормышка ашыру башланды. Борынгы Болгарны һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу белән беррәттән әлеге проектлар Татарстанда төп конфессияләр арасындагы тигезлекнең һәм үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләрнең чагылышы булып тора, аларның алга таба хезмәттәшлегенә ныклы нигез сала.
Шунысы мөһим, бу башлангычта без федераль хакимият органнарының, мөселман өммәте һәм православие дине лидерларының, эшкуарларның, республика халкының ярдәмен һәм аңлавын тоябыз».