Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ МӘККӘДӘ ӨМӘ ҮЗДЫРГАН
ТАТАРСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ МӘККӘДӘ ӨМӘ ҮЗДЫРГАН

%d3%a9m%d3%992%d3%a9m%d3%991%d3%a9m%d3%99
Бүген Татарстан хаҗилары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән хаҗилар яшәгән территорияне чистарту нияте белән өмәгә чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге. Хаҗиларыбызның уртак тырышлыгы белән кунакханәләр янәшәсендәге территорияләр тәртипкә китерелгән. «Биредә Россиядән меңләгән хаҗи яши. Җирле хакимият тәртип урнаштырып өлгерә алмый, шуңа күрә без мәккәлеләргә ярдәм итәргә булдык», — дигән мөфти Камил хәзрәт.