Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН МӨФТИЯТЕ ШӘМАИЛЛӘР КОНКУРСЫ УЗДЫРА
ТАТАРСТАН МӨФТИЯТЕ ШӘМАИЛЛӘР КОНКУРСЫ УЗДЫРА

Шәмаил – татар халкы рухи мирасы. Шәмаил — борынгы мөселман каллиграфия сәнгате. Шәмаил – буыннардан буыннарга күчкән күңел догасы. Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур биреп торган. Безнең халык еш кына шәмаилләрне пыялага, төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп ясаган.
Шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннын конкурс уздырыла. Татар шәмаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем өемнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Конкурс номинацияләре:

Профессиональ каллиграфия. Әлеге номинациягә пыялага ясалган классик татар шәмаилләре кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр каралган (20 мең сум, 15 мең сум, 10 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк. Эшләр А4 (210 мм-297мм) — А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).

Һәвәскәр каллиграфия. Әлеге номинациядә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шамаилләр кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр каралган (7 мең сум, 5 мең сум, 3 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк.

Балалар иҗаты. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары көтә. Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертелергә мөмкин.

Гаилә ядкаре. Әлеге номинациягә гаилә шәмаилләре фотолары кабул ителә. Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк һәм шәмаилләр күргәзмәсендә урын алачак. Гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шәмаилләрендәге язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.

Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылачак. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15 -21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда – Идел буе Болгарында Ислам кабул итү көнендә игълан ителә. Җиңүчеләр “Яңа гасыр” телеканалының татар шәмаилләре сәнгатенә багышланган тапшыруларында катнаша ала.

Конкурс эшләре фотографияләрен 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шәмаилләре галереясе) клубы” иҗтимагый оешмасы, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее.

Мәгълүмати партнерлар: «Татмедиа», “Яңа гасыр”, “Хузур” нәшрият йорты.