Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН МӨФТИЯТЕ РОССИЯ ДИНАРА СОВЕТЫ СОСТАВЫНА КЕРДЕ
ТАТАРСТАН МӨФТИЯТЕ РОССИЯ ДИНАРА СОВЕТЫ СОСТАВЫНА КЕРДЕ

муфти резиденциясе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Динара советы составына керде.

Россия Динара советы Президиумы утырышында катнашучылар фикеренчә, Татарстанның дини институтлар белән дәүләт арасында, шулай ук төрле конфессияара диалог кору тәҗрибәсе үрнәк булып тора.

Совет Президиумына традицион дини оешмаларның җитәкчеләре керә: Мәскәү Патриархаты, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Россия яһүдләре җәмгыяте федерациясе, Яһүд дини оешмалары һәм берлекләре конгрессы, Россия традицион будда җәмгыяте.

Россия Динара советы Президиумы утырышында сүз дини шигарәләр астында экстремизмны тарату мәсьәләләре турында барды. Шулай ук динара диалог кору юллары каралды. Советның яңа сайты һәм динара эшләргә багышланган фәнни җыентык тәкъдим ителде.