Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН МӨФТИЕНӘ «ТАТАР МИЛЛӘТЕНӘ КҮРСӘТКӘН ОЛЫ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН» МЕДАЛЕ ТАПШЫРЫЛДЫ
ТАТАРСТАН МӨФТИЕНӘ «ТАТАР МИЛЛӘТЕНӘ КҮРСӘТКӘН ОЛЫ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН» МЕДАЛЕ ТАПШЫРЫЛДЫ
 
Татарстан мөфтиенә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Бөтендөнья татар конгрессының  «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды.  БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров мөфти Камил хәзрәтнең татар телен популярлаштыруда куйган олуг хезмәтен билгеләп үтте, республика мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча үткәрү инициативасын зур казаныш буларак бәяләде.