Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН МӨФТИЕ МӨСЕЛМАННАРНЫ МӘҮЛИД АЕ БАШЛАНУ БЕЛӘН КОТЛАДЫ
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ МӨСЕЛМАННАРНЫ МӘҮЛИД АЕ БАШЛАНУ БЕЛӘН КОТЛАДЫ

Минбар1
«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да исламдагы иң күркәм айларның берсе — рабигыләүвәл ае башлану белән ихластан котлыйм!

2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыльәүвәл ае башлана. Аны халыкта мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килгән.

Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) туган көне — рабигыльәүвәл аеның 12 нче көне. Мөселманнар 11-12 нче көннәр арасын Мәүлид киче буларак билгеләп үтәләр.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Рабигыльәүвәл — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае. Коръәни-Кәримдә әйтелә:

“(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте).

Раббыбызның Мөхәммәд пәйгамбәрне үзенең илчесе — рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкате.

Дин кардәшләребез рабигыльәүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә сөекле Пәйгамбәребезне олылап вәгазьләр укыйлар, мөнәҗәтләр башкаралар, догалар кылалар. Дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтәләр. Салават ул — Пәйгамбәребезне мактау дигән сүз.

Раббыбыз «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребезгә карата салаватлар әйтергә боера:

«Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез» («Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56).

Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәтенә ияреп, аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен!

Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!», — диелә әлеге котлауда.