Главная  →  Новости  →  Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең Әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең Әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Әниләр көне ул — һәркем өчен бу дөньяда иң мөһим булган кешеләр –әниләрне олылау көне. Мәрхәмәтле әниләребез бернигә карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында баласы өчен җанын һәм тормышын бирергә әзер. Бу җирдә әниләр йөрәге – иң юмарты һәм эчкерсезе.

Балачактан ук көнебез әни кешенең елмаюлы карашын күрүдән башлана, өйләребезне дә алар нурлы, бәхетле итә. Үсә төшкәч, үзебезнең балалар булгач кына без яшь буынны тәрбияләүдә әниләр хезмәте ни кадәр мөһим һәм авыр икәнне аңлый башлыйбыз.

Бу дөньяга балалар төрле булып килә: кемнәрдер сәламәт, кайберәүләр исә физик һәм психик тайпылышлар белән. Һәр хатын-кызга Аллаһы Тәгалә үзе күтәрә алган кадәр сынауларны бирә. Раббыбыз мәрхәмәтле һәм гадел.

Исламда хатын-кызларга, әниләргә аерым бер игътибар юнәлтелгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең гамәлләре һәм сүзләре белән ата-аналарны, бигрәк тә әниләрне хөрмәт итү һәм олылауның үрнәген күрсәтте.

Раббыбыз әйтә: “Без кешегә: ата-анага игелекле бул, дип вәсыять иттек. Анасы аны нинди кыенлыклар белән карынында йөртә. Ике ел буе сөтеннән аермаенча имезеп үстерә. Бәс, иң башта Миңа, аннан соң ата-анага шөкер ит, дип вәсыять иттек. Кайтарылыш бары тик Миңа гына булыр” (Коръән. Локман сүрәсе, 14 нче аять).

Нәкъ менә әниләр балаларына Раббыбыз хакында сөйли һәм беренче догаларны ятлата, баласын денле итәргә тырыша. Шуның өчен дә әниләргә карата хөрмәт күрсәтү ул һәр мөселманның бурычы. Без әниләргә аз гына көрсенү хисен дә күрсәтергә хаклы түгел. Әниләребезгә исәнлек-саулык, ике дөнья бәхете сорап догалар кылып яшик.

Ибн Габбас , Аллаһ аннан разый булсын, әйтә: “Аллаһы Тәгалә рәхмәтен өметләнеп, иртәсен ата-анасын олылаудан башлаган мөселманга Раббыбыз җәннәтнең ике ишеген ачар, әгәр дә аларның берсе генә калган икән – бер ишекне. Әгәр дә ул аларның ачуын китергән икән, ата-ана разый булгач кына Аллаһы Тәгалә аңардан канәгать булыр. Әгәр дә алар гадел булмасалар? Хәтта алар гадел булмасалар да ” (Әл-Бохари).

Бу бик тиз үтеп китә торган дөньяда әти-әниләрегезнең хәл-әһвәлләрен ешрак белегез, аларның изге гамәлләрегез белән сөендерегез. Әгәр дә талашкан булсагыз, тизрәк килешү җаен карагыз. Беркайчан да Пәйгамбәребез (с.г.в) сүзен онытмагыз: “Җәннәт әниләр аяк астында” (Әхмәт, ән-Насаи).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин