Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

Минбар1

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахим!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Мөхтәрәм татарстанлылар! Ихластан дәүләт бәйрәме — Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Күпмилләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора.

Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Раббыбыз Коръәндә әйткән: “Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе,13 нче аять)”.

Җир йөзендә күп төрле милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләр булуы ул — Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте. Кешелек дөньясы меңләгән телләрдә сөйләшә, төрледән-төрле милли йолалар белән яши. Әлбәттә, без төрле, шуңа да карамастан бер-беребезне өйрәнергә, хөрмәт итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәсе Әбү Заррга мөрәҗәгать итеп: “Син кызылдан да, карадан да яхшырак түгел. Дәрәҗәле булырга бары тик Аллаһтан курку, тәкъвалык белән генә ирешә аласың”, — дигән. Бу сүзләрне ул юкка гына әйтмәгән. Бер халык икенчесеннән өстен түгел, иң мөһиме — динле, денле булуыбыз, тәкъвалыгыбыз.

Халыклар бердәмлеге көне елдан-ел актуальләшә бара. Бу дата Россиянең хәзергесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны күрсәтә. Раббыбыз ярдәме белән авырлыкларны бергәләп җиңәргә, уңышларга ирешергә насыйп итсен, Россиянең мәдәни-тарихи мирасын сакларга, үстерергә язсын.

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти

Камил хәзрәт Сәмигуллин