Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ ГАШҮРӘ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ ГАШҮРӘ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү!

Мөхтәрәм мөселманнар!

Һиҗри календаре буенча беренче ай – мөхәррәм мөселманнар өчен мөбарәк айлардан санала. Гашүрә мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 23 октябрьгә туры килә. Гашүрә көне мөкатдәс мөхәррәм аеның олы бер көне. Бөек Раббыбыз бу көнне дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан. Шушы көндә бик күп пәйгамбәрләр төрле золымнардан котылган. Болардан башка да бу көнне бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең бу көн хакында хәдисләре бар.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.

Барча мөселман кардәшләремне бу көнне Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сабыйларны, якыннарыбызны сөендерергә, сәдакалар өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә чакырам. Бер кеше бу көндә бер изге гамәл кылса, ул кемсәгә Аллаһы Тәгалә бик күп саваплар бирер. Гашүрә көнендә бирелгән сәдака өчен Раббыбыз Өхед тавы зурлыгында әҗер-саваплар бирергә вәгъдә иткән.

Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен, һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин