ТАТАРСТАН ХАҖИЛАРЫ ҖИДДӘ ШӘҺӘРЕНДӘ ТАВЫШ БИРГӘННӘР
Согуд Гарәбстанында хаҗ сәфәрендә булучы татарстанлылар Җиддә шәһәрендә Россия генераль консуллыгында тавыш биргәннәр. Җиддә шәһәрендәге сайлау участогы 13 сентябрьдә ачылган булган. Бу хакта ТР МДНнең матбугат үзәге хәбәр итә.