Главная  →  Новости  →  ТАТАРСТАН: 2016 ЕЛДА ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНДАГЫ МӨҺИМ ВАКЫЙГАЛАР
ТАТАРСТАН: 2016 ЕЛДА ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНДАГЫ МӨҺИМ ВАКЫЙГАЛАР

БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕ ТӨЗЕЛЕП БЕТҮ АЛДЫНДА

200929-INNERRESIZED600-600-print_1307727_1520733 (1)

2016 елның 4 апрелендә “Болгар ислам академиясе” югары дини белем бирүче мөселман дини оешмасы Бердәм дәүләт реестрында теркәлү узды.  21 майда — Болгар җыенында академия нигезенә истәлек капсуласы салынды. 11 декабрьдә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме башланыр алдыннан Ак мәчет комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышы булды. Анда Камил Исхаков Болгар ислдам академиясенең учредительләр советы рәисе булып сайланды.

 

«КАЗАН-АРЕНА»ДА 10 МЕҢ КЕШЕЛЕК ИФТАР УЗДЫ

uzgan-el-vakyjjgasy4

2016 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә “Казан-Арена” стадионында дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар уздырды. Әлеге хәйрия чарасы  10 мең кешегә исәпләп оештырылды. Кунакларга 800 волонтер һәм “Казан-Арена”ның 200 хезмәткәре ярдәм күрсәтте.

 

“МӨХӘММӘДИЯ” МӘДРӘСӘСЕНДӘ —  ЯҢА ДИРЕКТОР

uzgan-el-vakyjjgasy11

1882 елда нигез салынган тарихи мәдрәсәне 2016 елның 15 июленнән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкли башлады.

 

ТАТАРСТАН ИМАМНАРЫ РЕСПУБЛИКАДА ҖОМГА ВӘГАЗЬЛӘРЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘРГӘ ДИГӘН КАРАРНЫ КАБУЛ ИТТЕ

IMG_5765

11 август көнне ТР МДН пленумында Татарстан имамнары мөфтинең республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән тәкъдимен бертавыштан хупладылар.

 

КОРЪӘННЕҢ ХАЛЫКАРА СТАНДАРТЛАРГА ТУРЫ КИТЕРЕП ЯҢАРТЫЛГАН КАЗАН БАСМАСЫ БАСЫЛЫП ЧЫКТЫ

uzgan-el-vakyjjgasy7

Унтугызынчы тапкыр дөнья күргән Казан басмасының үзенчәлеге шунда – ул халыкара стандартларга туры китереп, укырга уңайлы итеп эшләнгән, хәрефләр кушылмаган, аятьләр башка биткә чыкмаган, төсе уңышлы сайланган.

 

I РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ КОРЪӘН БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘРГӘ ХАҖГА ЮЛЛАМА БИРДЕЛӘР

uzgan-el-vakyjjgasy10

8 декабрьдә тәүге тапкыр оештырылучы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләренә —  хаҗга юллама, 2 нче урын алучыларга — гомрә хаҗына юллама, ә 3 нче урындагыларга ноутбуклар тапшырдылар. Бәйгедә катнашучылар «Коръәнне яттан сөйләү «(“хифз”) һәм «Коръәнне матур итеп уку» номинацияләрендә көч сынашты.

 

ЮГАЛТУЛАР ДА БУЛДЫ

s%d3%a9l%d3%99jjman-zaripov

7 февральдә югалган Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины шәех Хуҗа Әбде Наҗи Әлдимнең язмышы турында әлегәчә бернинди хәбәр дә юк.

***

13015157_1722025994718087_584024337554588673_n

22 апрель көнне, изге җомга көнендә  динебез үсешенә зур өлеш керткән остазбикә,  Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңләгән дин кардәшләребезнең мөгаллиме, мөхтәрәм дин әһелләрен тәрбияләгән  зур гыйлем иясе  Рәшидә абыстай Исхакый бакыйлыкка күчте.

 

P.S.

2016 ел тагын Яровая — Озеров законы кабул ителү белән истә калырдыр. Бу законның Татарстан өммәте тормышына йогынтысы нинди булыр – анысын киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә мөселманнар әлеге законның экстремистик эшчәнлек алып баруы ихтимал булган оешмаларның гына тормышын катлауландыруына өметләнә.