Главная  →  Статьи  →  ТАТАРГА ДИНИ СҮЗЛЕК КИРӘК яки өч хәрефле сүзнең дүрт төрле язылышы
ТАТАРГА ДИНИ СҮЗЛЕК КИРӘК яки өч хәрефле сүзнең дүрт төрле язылышы

Шушы көннәрдә генә “Хозур” нәшрият йорты Татарстанның Коръәни Кәрим вә Пакь сөннәтне өйрәнү үзәге белән берлектә “Хәзерге татар телендә дини төшенчәләрне язу” дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Очрашуда галимнәр, дин әһелләре, журналистлар, язучылар катнашты.
Бу мәсьәлә инде бик күптәннән һәм бик күпләрнең “авырткан төше”. “Хозур” нәшриятында эшли башлаган көннәремдә үзем дә ислам төшенчәләренең дөньяви газеталардагыча язылмавын, өч хәрефле “әбү” сүзенең дүрт төрле язылышын күреп, бик нык гаҗәпсенгән идем. Сүзлек төзергә кирәк, дип җитәкчелеккә дә мөрәҗәгать иткәләдем. Нәзарәтнең матбугат хезмәте белән бергә үз арабызда гына йөри торган сүзлек әзерләп, соңгы вакытта шуннан файдаландык.
Аллаһка шөкер, ниһаять, нәшрият йорты җитәкчелеге шушы мәсьәләне хәл итүгә алынган, сөйләшүгә бик тә мәртәбәле белгечләрне чакырганнар иде.
Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Коръән сүрәләрен укуы белән башланып киткән түгәрәк өстәлне Коръәни Кәрим вә Пакь сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрид хәзрәт Сәлмән алып барды. Утырышны ачып, ул мәҗлескә җыелуның сәбәбен аңлатты: “Заманында милләт динне саклап калган иде, хәзер дин милләтне саклап калырга тырыша. Безнең әби-бабайлар үз теләкләре белән исламны кабул иткәннәр, кылыч белән, көчләү юлы белән түгел. Шуңа күрә бүген имам вәгазьне кылычка түгел, ә таякка таянып сөйли. Узган гасырның егерменче елларына кадәр татарлар гарәп графикасында язган. Әмма яңа имля кергәннән соң әкренләп безне милли мирастан аеру башлана. Аннары латин графикасына, 12 елдан соң кириллицага күчерәләр. Узган гасырның туксанынчы елларында кабат латин графикасына күчәргә теләсәк тә, Конституция суды моны кире какты. Менә без хәзер шушы хәлдә: җөмләбездә саф татар телендә 4-5 сүз дә сакланып калмаган. Чирек гасыр эчендә дистәләгән нәшрият оешты, газета-журналлар, меңәрләгән китап чыкты. Кем ничек тели — шулай яза”.
Мөфти хәзрәтнең сәламнәрен җиткергәннән соң, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да әлеге мәсьәлә уңаеннан борчылуын белдерде: “Хәлләр, чыннан да, бик авыр. Иске имляны белгән кеше буларак, кайбер сүзләрне бәлки болайрак язарга кирәктер, дип без дә үз фикерләребезне белдерәбез. Әмма, юк хәзрәт, алай язылмый ул, болай языла, дигән җавап ишетәбез. Күптән түгел генә Сөнгатулла Бикбулатның “Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын)” дигән китабын саф татар районында туып үскән, татар мәктәбен тәмамлаган яшь имамнарга биреп махсус укыттым. Күп сүзләрне аңламыйбыз, диләр. Мәктәп-мәдрәсәләрдә, институтларда куллану өчен, газета-журналлар чыгарганда файдаланырлык бер сүзлек әзерләү мәслихәт, дип уйлыйм”.
Татарстан Фәннәр академиясе тел, әдәбият һәм тарих институтының текстология бүлеге җитәкчесе профессор Фәрит Яхин, хәзрәтләрнең фикерләрен хуплап, институт җитәкчелеге исеменнән шушы зур эшкә алынулары өчен рәхмәт әйтте һәм коллективның татар телендә мөселман терминнарын бердәйләштерү эшендә катнашырга әзер булуларын белдерде. Профессор, алынма сүзләр керткәндә татар теленең табигатенә карау тиешле, дигән фикердә. Соңрак моны үз чыгышында филология фәннәре докторы Рамил Исламов та куәтләде. “Татар телендә бөтен хәрефләр әйтелә һәм бөтен хәрефләр языла. Безнең телебез кыпчак телләре төркеменә керә, ягъни т-ләштерү күренеше хас, мәсәлән, Фәрит, Рәшит дигән исемнәр саңгырау тартыкка бетәргә тиеш, — диде ул. Аннары ул сүзләрне татар теле тегермәне аша уздырмыйча, ягъни телгә яраклаштырмыйча, ничек алынса шулай кулланылышка кертүне хупламавын белдерде. – Элекке имамнар, әйтик, сөбханалла сүзен авырлык тудырмыйча татар телендә әйтәләр иде. Берәр сүзнең әйтелеше турында бәхәсләшкәндә имамнар еш кына, гарәпчәсе болай аның, диләр. Ә мин әйтәм, сез гарәпләр белән шулай сөйләшегез, ә татарлар белән татарчасын әйтегез, дим”.
Түгәрәк өстәл янында утырган журналист Рәшит Минһаҗ да нәкъ менә шушы мәсьәләне күтәрергә тырышты; кызып китеп, берочтан дин әһелләренең китап-календарьлар чыгарганда татар телен камил белгән редакторлардан файдаланмавын да тәнкыйтьләп атты.
… Кызганыч, чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар шурасы әгъзалары катнашмады. Юкса гарәп-фарсы теленнән кергән сүзләрнең ничек бар – шулай файдаланырга тиешлегенә аларның үз дәлилләре, үз фикерләре бар иде.
Җыелышка чакырылган галимнәр тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрделәр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның җомга вәгазьләрен татар телендә генә укырга дигән тәкъдимен хуплаучылар күп булса да, бәхәсләр әле дә бара. “X гасырга кадәр гарәп дөньясы ислам динен үз дине генә дип карады. Әмма дин бит ул – рухи күренеш. Миңа калса, хөтбә, вәгазь, догалар үз телебездә булырга тиеш дип саныйм”, — дип, Фәрит әфәнде Яхин муллаларның телебезне саклауда өлеш кертергә тиешлекләрен ассызыклады. Җәмәгать эшлеклесе, язучы Рабит Батулланың чыгышы да, “корама” телдән баш тартып, гаиләдә, мәчетләрдә, җәмгыятьтә ана телендә сөйләшүнең мөһимлеге турында иде. Рамил Исламов исә бу уңайдан: “Фәһем алырлык, колак ләззәт кичерерлек вәгазь сөйләүче имамнар аз. Камил әдәби телдә сөйли белмәүчеләр урыннарын бушатырга тиеш. Мәсьәләне шулай куймасаң, тәрәкъкыять булмаячак”, — дип кистереп әйтеп куйды. Фәрид хәзрәт Сәлмәннең: “Рус руханилары әнә ничек сөйли! Безнең муллалар алар янында сабый бала гына”, — диюе дә дин әһеленең проблеманы тануы булып яңгырады.
Милләтне, аның телен саклау – муллаларның да вазыйфасы булуын таныйбыз икән, моны башкаруда аларга нинди ярдәм күрсәтелә? Имамнарның телен камилләштерү буенча Татарстанда ниләр эшләнә? Мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин белән Россия ислам институтының гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, доцент Резеда Сафиуллина үз чыгышларында бу уңайдан байтак эшләр эшләнеп ятуын, имамнар өчен ислам ресурс үзәгендә курслар уздырылып торуын сөйләделәр. “РИИда имамнар өчен татар теле буенча махсус курслар уздырыла. Бүгенге көндә бу проектны 2020 елга кадәр дәвам итәргә дигән карар бар. Шушы уңайдан мөфтияттән тәкъдимнәр көтәбез”, — диде Резеда ханым.
Шулай итеп, дини төшенчәләрне язуны бердәйләштерү мәсьәләсен хәл итүдә күптән көтелгән беренче адым ясалды. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга мөрәҗәгать әзерләргә; даими эшли торган комиссия оештыру һәм сүзлекләр төзү юнәлешендә эшне башларга килешенде.
Нәүбәһар Кәбирова