Главная  →  Новости  →  ТАТАРЧА ФЛЕШ-МОБ, ЯГЪНИ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ «ПЕЧӘН БАЗАРЫ»НА ЧАКЫРА
ТАТАРЧА ФЛЕШ-МОБ, ЯГЪНИ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ «ПЕЧӘН БАЗАРЫ»НА ЧАКЫРА

31 июль көнне Казанда «Печән базары» эшләячәк. Традициягә әйләнгән әлеге акция быел фестиваль статусын алды. Оештыручылар елдагыча «Печән базары» ярминкәсен, шигъри слэм, «Исән!fest» рок-фестивален, Уку паркы, «Кисекбаш» юлкүрсәткече презентациясен, әдәби квест, татар һөнәрчеләренең иҗат җимешләрен, Фаикъ Таһиров эшләре күргәзмәсен, «Сабыйлар» үзәгенең балалар мәйданчыгын, «Гарри Поттер»ның татарчага тәрҗемәсе презентациясен, мастер-класслар һәм шундый бик күп ымсындыргыч проектлар тәкъдим итәргә җыена. «Печән базары»нда Мәскәү, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Ижевск, Пермь, Балидан талантлы, милли җанлы милләттәшләребезнең килүе көтелә. «Печән базары»ның оештыручылары — Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР мәдәният министрлыгы, «Иске шәһәр» префектурасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.