Главная  →  Новости  →  ТӘРАВИХ НАМАЗЫ
ТӘРАВИХ НАМАЗЫ

Бүген мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла, иртәгә рамазанның 1 нче көне, уразага керәбез. Бу язмада тәравих намазының тәртибе белән таныштырабыз.
Рамазан аенда һәркөнне ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт.
Тәравих намазы бары 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла. Бу намаз ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала.
Тәравих намазын җәмәгать белән укыганнан соң витр намазы да җәмәгать белән укыла. Имам тәравих намазының да, витрның да кыйраәтләрен кычкырып укый.
Тәравих намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”.
Тәравих намазлары арасында дүрт рәкәгать укыган саен – дүрт рәкәгатьле намаз укыган кадәр вакыт туктап “тәравихә” кылу, ягъни ял итеп тору – сөннәт.
“Тәравихә” вакытында тәсбих я тәһлил әйтеп, яки әйтелгәнне тыңлап утыру – мөстәхәб.
Без яши торган төбәктә “тәравихә” вакытында түбәндәге тәсбих әйтелә:
Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут. Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йәмүт. Суббухүн куддүүсүр-раббил-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ. нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар.
Мәгънәсе. Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын.
Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугтан Сиңа сыгынабыз.
Тәравих намазлары тәмам булып, бишенче тәсбих әйтелгәннән соң, түбәндәге дога укыла:
Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәдин үә сәллим. Әллааһүммә зәййиннәә бизиинәтил-иимән. Үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гирфәән. Үә әкримнәә бисыйаами шәһри рамәдаан. Үәр-зүкънәл-җәннәтә үәл-гүфраан. Үә тәкаббәл миннәә тәрааүиихәнәә йәә сүбөхән. Үәс-тәҗиб дугааәнәә йәә хәннәән. Бифәдъликә үә җүүдикә йәә мәннаан. Бирәхмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.
Мәгънәсе. Йә Рабби, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), рәхмәтеңне һәм сәләмеңне бир. Йә Рабби, безне иман зиннәте белән зиннәтлә, гыйлем һәм тәүфикъ белән кадерлә һәм рамазан ае уразасы белән хөрмәтле ит. Безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит. Әй пакь булучы Аллаһ, безнең тәравих намазларыбызны кабул кыл, әй Рәхмәтле Раббыбыз һәм сорамыйча бирүче Аллаһ, фазыйләтең һәм юмартлыгың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Әй камил рәвештә Рәхмәтеңне бирүче Аллаһ, һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә була.
Тәравих намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер кыска сүрә укыла. “Кәлям Шәриф”нең (Коръәннең) башыннан алып, һәр рәкәгатендә куша-куша, берничә тәравихтә ахырына кадәр укып чыгып, Коръәнне хәтем кылу (тулысынча уку) олуг сөннәт булып тора.
Тәравих намазын ястү намазын укыганнан соң уку – сөннәт, шуның өчен мәчеткә тәравих намазы укыла башлагач килгән кешегә, иң әүвәл ялгызы гына ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын уку һәм аннан соң тәравих намазын ниятләп, имамга ою тиешле.
Намазга соңарган кеше тәравихның калган рәкәгатьләрен имамнан соң ялгыз укып тәмамлый. Әгәр имам витрны укып бетергәнче тәравихны тәмамласа, имамга мәсбук (мәсбук – намазның иң аз дигәндә бер рәкәгатен калдырган һәм беренче рәкәгатьнең рөкугыннан соң гына кушылган кеше. Ул имам ике якка сәлам биргәннән соң торып баса һәм намазның үтәлми калган өлешләрен, кыйраәт рөкенен үтәп, укып бетерә) булып ойый. Әгәр дә тәравихны тәмамлаганчы имам витрны укып бетерсә, витрны да ялгыз укый.

Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабыннан