Хәзрәти Гали (радыйаллаһу ганһу) риваять иткән: «Рамазан аенда укыган тәравих намазының фазыйләтләре:
Беренче кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул итеп, өмет иткән дәүләтенә ирештерер.
Икенче кичтә укыса, Хак Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар.
Өченче кичтә укыса, фәрештәләр әйтерләр: «Йә, мөэмин! Аллаһы Тәгалә синең гыйбадәтләреңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу-мәгъфирәт итте».
Дүртенче кичтә укыса, Тәүратны, Инҗилне, Забурны, Коръәнне хәтем кылган савап булыр.
Бишенче кичтә укыса, Мәккә-Мәдинәдә мәсҗид Хәрам һәм мәсҗид Әкъсада намаз укыган савабы бирелер.
Алтынчы кичтә укыса, Бәйтелмәгъмурны тәваф кылган савабы бирер һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр.
Җиденче кичтә укыса, Муса галәйһиссәлам Фиргавен белән сугыш кылгандагы савабы бирелер.
Сигезенче кичтә укыса, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам белән Бәдер сугышында бергә булган кебек булыр.
Тугызынчы кичтә укыса, Дауд галәйһиссәлам белән бергә гыйбадәт кылган савабы булыр.
Унынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә барча куркулардан сәламәт булыр.
Унберенче кичтә укыса: кабул булмыш сөннәт хаҗәтенең савабы бирелер.
Уникенче кичтә укыса, Сиратны елтыр кебек үтәр.
Унөченче кичтә укыса, Бәйтелмөкаддәсне бина кылган савабы бирелер.
Ундүртенче кичәдә укыса, даим изгеләрнең назар-шәрифендә (карамагында) булыр.
Унбишенче кичтә укыса, хаҗәте үтәлер, догасы кабул булыр, ахирәттә дәрәҗәләр бирелер.
Уналтынчы кичтә укыса, дөньядан үткәндә һәм Кыямәттә: «Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәдәр-расүлуллаһ», — дип кәлимә-и-таййибәне әйтер.
Унҗиденче кичтә укыса, Җәннәти Әгъладә урынын күрмичә дөньядан чыкмас.
Унсигезенче кичтә укыса, шәһидләр саваплары кебек әҗер бирелер.
Унтугызынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр.
Егерменче кичтә укыса, Пәйгамбәребезне төшендә күрмичә дөньядан китмәс.
Егерме беренче кичтә укыса, җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны эстәрләр, Аллаһының ризалыгын табыр.
Егерме икенче кичтә укыса, Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтендәге ятимнәрне вә колларны ризык биреп туйдырган кебек савабы бирелер.
Егерме өченче кичтә укыса, Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр.
Егерме дүртенче кичтә укыса, Китабы (гамәл дәфтәре) уң яктан бирелер.
Егерме бишенче кичтә укыса, Үлем фәрештәсе күркәм сурәттә килер, җәннәт белән сөенеч биреп җанын алыр.
Егерме алтынчы кичтә укыса, үлгәндә Аллаһы Тәгаләнең
ярдәме белән фәрештәләр шайтан хәйләсеннән сакларлар.
Егерме җиденче кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җәһәннәм капусы багланыр.
Егерме сигезенче кичтә укыса, Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчыларына әйтер: «Оҗмах капусларын ач! Теләсә кайсысына керсен».
Егерме тугызынчы кичтә укыса, Әюб галәйһиссәлам авыруына сабыр иткән савапны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.
Утызынчы кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гареш астында бер мөнәди кычкырыр: «Тәравих укыганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләренә һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр». Аллаһы Тәгалә олуглыгы белән ант итеп әйтә: «Ул колларны гафу иттем», — дип. Аннан соң Аллаһы Тәгалә боерыр: «Шуларның һәркайсы өчен – кирәк ир, кирәк хатын булсын, барчасының кулына ышаныч кәгазе язып бирергә!» Җәһәннәмнән котылганлыкка һәм Сиратны тиз кичкәнлеккә яраклы кәгазьне бирер.
Һәркем ихлас белән тәравих намазын укыса, шиксез бу савапларга ирешер».