Главная  →  Новости  →  ТӘРАВИХ НАМАЗЫ УКУНЫҢ ХАСИЯТЛӘРЕ
ТӘРАВИХ НАМАЗЫ УКУНЫҢ ХАСИЯТЛӘРЕ

Хәзрәти Гали р.г. риваять иткән: «Рамазан аенда укыган тәравих нама­зы­ның фазыйләтләре: беренче кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса,аның барлык гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул итеп, өмет иткән дәүләтенә иреш­те­рер.

Икенче кичтә укыса, Хак Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар.

Өченче кичтә укыса, фәрештәләр әйтерләр: «Йә, мөэмин! Аллаһы Тәгалә синең гыйбадәтләреңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу-мәгъфирәт итте».

Дүртенче кичтә укыса, Тәүратны, Ин­җил­не, Забурны, Коръәнне хәтем кылган савап булыр (хәтем – китапны тулысынча укып чыгу).

Бишенче кичтә укыса, Мәккә-Мәди­нә­дә мәсҗед Харам һәм мәсҗед Аксада намаз укыган савабы бирелер.

Алтынчы кичтә укыса, Бәй­тел­мәг­мур­ны тәваф кылган савабы һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр.

Җиденче кичтә укыса, Муса галәй­һис­сәләм фиргавен белән сугыш кылгандагы савабы бирелер.

Сигезенче кичтә укыса, Пәй­гам­бә­­ре­­без галәйһиссәләм белән Бәдер сугышында бергә булган кебек булыр. Тугызынчы кичтә укыса, Дауд галәй­һис­сәл­ләм» белән бергә гыйбадәт кылган са­вабы булыр.

Унынчы кичтә укыса, Сиратны елтыр кебек үтәр.

Унберенче кичтә укыса: кабул булмыш сөннәт хаҗәтенең савабы бирелер.

Уникенче кичтә укыса, дөнья һәм ахи­рәттә барча куркулардан сәламәт булыр.

Унөченче кичтә укыса, Бәй­тел­мө­кад­дәсне бина кылган савабы бирелер.

Ундүртенче кичәдә укыса, Кадер ки­чә­сендә уяу торган савабы бирелер.

Унбишенче кичтә укыса, хаҗәте үтә­лер, догасы кабул булыр, ахирәттә дә­рә­җәләр бирелер.

Уналтынчы кичтә укыса, Дөньядан үт­кән­­дә һәм кыямәттә кәлимә-и-таи­бә­не әйтер, «Ләә иләәһә ил­ләл­лааһу Мөхәм­мәдәр-расүлуллаһ».

Унҗиденче кичтә укыса, Җәннәти Әгълаәдә урынын күрмичә дөньядан чыкмас.

Унсигезенче кичтә укыса, шәһидләр саваплары кебек әҗер бирелер.

Унтугызынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр.

Егерменче кичтә укыса, Пәй­гам­бә­ре­­безне төшендә күрмичә дөньядан китмәс.

Егерме беренче кичтә укыса, җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны эстәрләр, Аллаһының ризалыгын табыр.

Егерме икенче кичтә укыса, Мөхәм­мәд галәйһиссәләм өммәтендәге ятим­нәр­не вә колларны ризык биреп туйдырган кебек савабы бирелер.

Егерме өченче кичтә укыса, Мөхәм­мәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр.

Егерме дүртенче кичтә укыса, Китабы (гамәл дәфтәре) уң яктан бирелер.

Егерме бишенче кичтә укыса, Үлем фәреш­тәсе күркәм сурәттә килер, җән­нәт белән сөенеч биреп җанын алыр.

Егерме алтынчы кичтә укыса, үлгәндә Аллаһы Тәгаләнең

ярдәме белән фәрештәләр шайтан хәйләсеннән сакларлар.

Егерме җиденче кичтә укыса, Ал­ла­һы Тәгаләнең әмере белән җәһән­нәм капугысы багланыр.

Егерме сигезенче кичтә укыса, Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчыларына әйтер: «Оҗмах капуларын ач! Теләсә кайсысына керсен».

Егерме тугызынчы кичтә укыса, Әюб га­ләй­һиссәләм авыруына сабыр иткән са­вап­ны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.

Утызынчы кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гәрш астында бер мөнәди кычкырыр: «Тәравих укы­ганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләренә һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр». Ал­ла­һы Тәгаләнең олуглыгы белән ант итеп әйтә: «Ул колларны гафу иттем», дип. Аннан соң Аллаһы Тәгалә боерыр: «Шулар­ның һәркайсы өчен – кирәк ир, кирәк хатын булсын, барчасының кулына ышаныч кәгазе язып бирергә!» Җә­һән­нәмнән котылганлыкка һәм сиратны тиз кичкәнлеккә яраклы кәгазьне бирер. Беркем ихлас белән тәравих намазын укыса, шиксез бу савапларга ирешер».

Чыганак: tatar-islam.com