Главная  →  Новости  →  ТӘРӘЗӘ ТӨБЕМ ТАШКАБАК…
ТӘРӘЗӘ ТӨБЕМ ТАШКАБАК…

grushagrusha1

Юлыңда матурлыкны яратучы, ихлас кешеләр очраса, кышкы сәфәрнең бөтен көйсез яклары онытыла да куя. Гөлсинә Гайсинаны Базарлы Матакның «Кино» учреждениесендә очраттым. Биредә методист булып эшли икән. Аның эш бүлмәсе җиләк-җимеш тулып пешкән җәйге бакчаны хәтерләтә. Ясалма гөлләрдә «үсеп» утырган бу «груша» «бакча»ны тагы да җылытып, ямьләп җибәргән. «Груша түгел, ташкабак (кабачок) бу, — дип көлә Гөлсинә ханым. — Орлыкларын сеңелем алып килеп биргән иде, бөтен бакчаны тутырды. Җыеп алгач та озак саклана икән, язга хәтле торачак әле».

… Тик ташкабакларның барысына да язга хәтле «гөл» ботагына эленеп торырга насыйп булмаган икән. Кайберләре килгән кунакларның — мөхтәсибләрнең, казыйларның кесәләренә кереп утырды))