Главная  →  Новости  →  СТАМБУЛ ШӘҺӘРЕНДӘ ЕВРАЗИЯ ИСЛАМ ШУРАСЫ УТЫРЫШЫ БАРА
СТАМБУЛ ШӘҺӘРЕНДӘ ЕВРАЗИЯ ИСЛАМ ШУРАСЫ УТЫРЫШЫ БАРА

228253-innerresized600-600-img_20161011_wa0020Стамбулда Евразия ислам шурасының 9 нчы утырышы бара. Аның тантаналы ачылышында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясап, катнашучыларны сәламләде. Бүген утырышта Евразиядә исламның киләчәге һәм экстремистик хәрәкәтләр турында сөйләштеләр. Әлеге чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша. Ул бүген коллегалары белән аралашты, Коръәннең күптән түгел «Хозур» нәшриятында чыккан басмасын тәкъдим итте, төрек галимнәре белән татар дини тәгълиматчылары мирасы турында сөйләште. Аның чыгышы иртәгегә билгеләнгән.