Главная  →  Новости  →  СОРАУ — ҖАВАП
СОРАУ — ҖАВАП
  • Мәхәлләдәшләребезнең сорауларына Гаилә мәчете имамнары җавап бирә
    чардуган
            «Исәнмесез! Бер соравым бар иде, аңлатсагыз бик шәп булыр иде. Әткәй күптән мәрхүм. Үз вакытында каберенә чардуган куелмады. Быел чардуган эшләтеп алдым да шул хакта абыема әйттем. Абыем чардуган куйдыруга каршы, ясатмаска иде, әтине начар итеп төшемдә күрдем, яратмады, ди. Хәзер нишләргә инде, тәмам аптырадым. Хәлил».
            Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы
            — Зиратта әгәр дә барысы да чардуганлы булып, әтиегез генә чардугансыз булса, халык өстән йөрмәсен өчен кую рөхсәт ителә. Әгәр дә өстән йөрүче булмаса, чардуган куймау хәерле.