Главная  →  Новости  →  СОРАГЫЗ — ҖАВАП БИРӘБЕЗ
СОРАГЫЗ — ҖАВАП БИРӘБЕЗ

беременная

Сорау. Рамазан аенда кемгә дә булса ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Җавап. Әгәр дә кеше мөсафир хәлендә булса, яки авыру булып, ураза сәбәпле авыруы көчәюдән курыкса, ураза тотмаса да ярый. Тик соңыннан калган уразаларын каза кылып тоту ваҗиб. Әгәр мөсафирга ураза тотудан зыян килмәсә, ураза тотуы хәерлерәк.

Сорау. Әгәр дә мөсафир яки авыру кеше уразасын каза кылмыйча үлеп китсә, алар өчен нинди дә булса юл белән түләү кирәкме?

Җавап. Юк, кирәкми.

Сорау. Тагын кемнәргә рамазан аенда ураза тотмаска рөхсәт ителә?

Җавап. Корсаклы, бала имезүче хатыннарга, әгәр дә алар сәламәтлекләренә, яисә балалары сәламәтлегенә зыян китерүдән курыкса, аларга ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ахырдан шулай ук каза кылу ваҗиб була.

«Әт-тәсһил әз-зарури ли мәсәил әл-Кудури» («Һәркемгә ирешерлек фикъһ мәсьәләләре») китабыннан

PS. Бүген мәчеткә бала имезүче бер ханым килеп, шушы сорауга җавап бирүебезне сораган иде. Югарыдагы җаваптан күренгәнчә, баласы сәламәтлегенә зарар килүдән курыкмаган очракта имезүче хатын ураза тота ала.