Главная  →  Новости  →  СОГУД ГАРӘБСТАНЫ ИЛЧЕСЕ КЫРЫМНАН ХАҖГА ТУРЫ РЕЙСЛАР БУЛДЫРУ ТӘКЪДИМЕН ХУПЛАГАН
СОГУД ГАРӘБСТАНЫ ИЛЧЕСЕ КЫРЫМНАН ХАҖГА ТУРЫ РЕЙСЛАР БУЛДЫРУ ТӘКЪДИМЕН ХУПЛАГАН

ХАҖ1

Россия Федерациясендә Согуд Гарәбстанының тулы вәкаләтле илчесе Габделрәхман Ибраһим Али Əл Расси Кырымда яшәүчеләргә Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга бару өчен туры рейслар ясау фикерен хуплаган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Гомумән, дипломат “хаҗны сәясиләштерүдән туктарга кирәк” дип искәрткән. Россия хаҗ-миссия җитәкчесе Мөхәммәд Гамзаев 2017 елда Согуд Гарәбстаны Россиядән хаҗ кылучыларга квотаның 20 процентка (якынча 20,5 мең кеше) арттыруы турында хәбәр иткән иде. Шулай итеп, 2017 елда хаҗ авиакомпанияләрдән очуларның интенсиврак булуын таләп итәчәк. Төп очышлар Махачкала, Магас, Казан, Грозный, Екатеринбург һәм Мәскәү аэропортларыннан башкарылачак.

Россиядән хаҗ кылучыларны Җиддә һәм Мәдинәгә йөртә башлау датасы Россия хаҗ-миссиясе Согуд Гарәбстанына барып кайткач, февральдә билгеле булачак. 2017 елда хаҗ 1-4 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез:  Гаилә мәчете мәхәлләсе хаҗга кагылышлы бер бүләк әзерләргә ният итте. Изге сәфәр өчен махсус атап сәдака тартмасы куйдык. Хаҗ кылырга теләп тә, матди мөмкинлеге булмаган мәхәлләдәшләребезне барларга тотындык. Аллаһның рәхмәте белән, җыелган акчага шуларның берсен хаҗга җибәрәчәкбез.   

IMG_9125