Главная  →  Статьи  →  СИХЕР ТИМӘСЛЕК ИТЕП ЯШӘГЕЗ
СИХЕР ТИМӘСЛЕК ИТЕП ЯШӘГЕЗ

Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Гаилә мәчетендә уза торган гаилә дәресләрендә сезне борчыган сорауларга җавапларны без бергәләп Изге Коръәннең үзеннән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтеннән эзлибез. Бу юлы сихергә кагылышлы байтак сораулар алдык. Әйдәгез, сөйләшүне: “Сихернең барлыгына Коръәндә дәлилләр бармы?” — дигән сораудан башлыйк әле.
Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә сихер турында болай диелгән: “Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярде. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман галәйһиссәлләмнән калган китап дип, сихерне кабул итте. Сөләйман галәйһиссәлләм кяфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр дә ул бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кяфер булыр иде. Шайтаннар кяфер булды, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәтте. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәде, яки өйрәтсә әйтте: “Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне сихер белән сезне сынар өчен җибәрде, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез — кяфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кяфер булмагыз”. Фәкать кяфер булудан курыкмаган җеннәр ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнде. Алар сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгел, мәгәр Аллаһы тәгалә теләге белән генә зарар итәр. Яһүдләр дә зарар итә торган һич файдасыз булган сихерне өйрәнде. Шиксез, алар Тәүраттан укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә газаптан башка һичнәрсә юклыгын белде. Ул сихерчеләрнең үз-үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, белә торып, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алды” (102 нче аять).
Димәк, сихер бар, һәм ул зур гөнаһлардан санала. Бу хакта Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгалә Үзе әйтә. Сихерне шайтан кешеләргә зарар салу өчен, гаиләләрне җимерү, кешеләрне авыруга сабыштыру өчен файдалана. Ә хәзер карагыз инде, бүгенге көндә бездә төрле телеканалларның рейтингларын күтәрү өчен шул сихерчеләр белән тапшырулар оештыралар, ярышлар үткәрәләр. Сихерчеләрне үз исемнәре белән атамас өчен нинди генә исемнәр уйлап тапмыйлар, алар экстрасенс та, ясновидящий да… Чынлыкта, алар -сихерчеләр. Җаннарын Иблискә саткан булулары аларның чырайларына ук язып куелган, ә халык шашып шул тапшыруларны карый, аларның гайре табигый сәләткә ия булуларына ышана, хәтта изгеләштерә башлый. Нинди зур ялгышу!
Шайтан сихер белән шөгыльләнәчәк кеше янына пәйгамбәр сурәтендә дә, фәрештә кыяфәтендә дә килә икән. Коръән укыган кеше, чын мөселман моңа ышанырмы? Юк, чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән соң бу җиргә бер пәйгамбәр дә килмәячәк, фәрештәләр вәхи китермәячәк. Димәк, бу – шайтан һәм моннан сак булырга кирәк.
Безнең халыкта: “Багучыга барма – башыңа бәла алма”, — дигән әйтем бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә китерелгәнчә, сихерчегә, күрәзәчегә, фал салучыга, багучы-юраучыга, төрле ялган дәвалаучыларга йөргән кешеләрнең кырык көн буена намазы кабул ителми! Намаз укыды дип тамга куела, ә бернинди савап та язылмый. Ә багучының сүзләренә ышанса, ул чагында нәрсә була? Андый кеше мөшриккә әйләнә, Аллаһы Үзе сакласын.
Хәзрәт, кайчакта алар дөрес әйтә бит, диярсез. Әйе, багучы карчык безнең күзебезгә карап бөтен биографиябезне сөйләп бирергә мөмкин. Әмма бу аның изге булуыннан түгел, ул баштанаяк гөнаһка баткан. Аңа ул хәбәрләрне безнең янда йөрүче, бөтен серләребезне белеп торучы җеннәр җиткерә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә, кеше шайтан ярдәменнән башка гына сихер белән шөгыльләнә алмый, ди.
Ә менә киләчәктә булачак нәрсәләрне сихерче-күрәзәчеләр бик әйтеп бирә алмый шул. Бу турыда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм менә нәрсә ди: “Аллаһ күктә нинди дә булса бер мәсьәләне чишкәндә, фәрештәләр канатларын баш очларына кушып куялар да, Аның сүзләренә итагать итеп, чылбырның ташка сугуындагы тавыштан, күк күкрәүдән курыккандагы кебек куркып, Аны тыңлап торалар, күңелләреннән бу курку киткәч, алар: “Аллаһ ни әйтте? – дип сорыйлар. Аларга: “Чын хакыйкатьне, Аллаһы тәгалә – иң Бөеге”, — дип җавап бирәләр, ә шайтаннар, бер-берсе өстенә утырып, посып кына Аллаһның сүзен тыңлап торалар. Ишеткән сүзләрен алар үзләреннән аста торганнарга сөйли һәм бу сүзләр шул чылбыр буенча сихерче һәм күрәзәчеләргә кадәр килеп җитә. Күктән атылган йолдызлар, аны тапшыручыны бәреп, бу сүзләр чылбырын өзәргә дә мөмкин, тик кайвакыт чылбыр өзелмичә дә кала, шул чакта бу сүзләрне ишетүчеләр, аңа йөз тапкыр күбрәк ялган сүз өстәп, ярдәм сорап килүчеләргә тапшыра. Кешеләр: “Ул безгә шул-шул көнне шул-шул булачак дип әйтмәдемени?” – дип сорый. Шулай итеп, күктән ишетелеп, Җиргә кадәр килеп җиткән хак сүзләр кешеләрне шул күрәзәчеләргә һәм сихерчеләргә ышанырга мәҗбүр итә” (Бохари риваяте). Әгәр без боларга ышансак, зур гөнаһлы булабыз, Аллаһы Үзе сакласын.
Сихернең билгеләре? Сихер тиюен белгәч, нәрсә эшләргә? Сихернең иң көчсез дәрәҗәдәгесе – күз тию. Без, үзебез дә теләмәстән, иң кадерле кешеләребезгә – балаларыбызга күз тидерергә мөмкин. Матур, соклангыч нәрсә күргәндә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрәткәнчә, “Сөбханалла”, “Табәрәкалла”, “Әлхәмдүлилләһ” дияргә өйрәнегез. Шушы сүзләр күз тиюдән саклар, иншә Аллаһ. Бу безнең эшебезгә дә, бизнеска да гаиләләребезгә дә кагыла. Ягъни, Аллаһның кушуы буенча, без үзебез үк күз тидереп үз бизнесыбызны юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә безнең телләребез күбрәк Аллаһны искә алсын иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, Аллаһыны күбрәк искә алган йорттан шайтан качар.
Безнең халык бик шикләнүчән бит ул, юк-барга да вәсвәсәләнә, шөбһәләнә торганнардан. Һәрвакыт кемдер безгә зарар салырга тора шикелле тоела. Минем эчемдә җен утыра кебек, шуны чыгарырга кирәк, дип йөри башлый. Без хатыным белән еш ызгышабыз, безгә сихер салганнар, ахры, дип хәзрәтләр янына йөгереп килә. Әгәр без намаз укучылардан икән, иншә Аллаһ, бернинди җен дә, сихер дә тимәс. Югарыда телгә алынган нәрсәләр — холкыбызның сыйфатлары. Без еш кына үз кимчелекләребезне башкаларга аударырга яратабыз. Кыямәт көнендә адәм баласына үз гөнаһларын күрсәткәч тә ул: “Йа Аллаһ, мин гаепле түгел, мине шайтан котыртты”, — дияр, ди. Шайтан, мин аңа әйттем генә, ул аны үзе эшләде, дип җавап бирер, ди. Хатының сине тыңламый икән, өйдә еш кына тавыш кубарасың икән, димәк, сиңа үз холкыңны төзәтергә, нәфесең өстендә эшләргә кирәк.
Сихернең билгеләренә килгәндә, кеше кинәт кенә авырый башларга мөмкин, табиблар диагноз да куя алмый хәтта. Бу — сихер булырга мөмкин. Аннан ничек сакланырга? Беренче чиратта, Аллаһыдан безне сихердән саклавын сорарга; шундый тормыш белән яшәргә — сихер дигән әйбер тиярлек булмасын.
“Олыларга ясалган сихер балаларга күчә аламы?” — дип сорыйлар. Бу сорауны бирүче сихер белән каргыш төшенчәләрен бутый булса кирәк. Каргыш нәрсә ул? Ул рәнҗетелгән кешенең догасы. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, кемнәрнең догалары кабул була, дигәндә иң беренче итеп, рәнҗетелгән кеше догасы, дигән. Шуңа күрә без вак-төяк әйберләрдә дә сак булырга, бер-беребезне кичерә белергә тиеш. Ислам дине галимнәре, каргыш буыннан-буынга тапшырыла, дигән фикердә торалар. Ләгънәт уку әнә нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә сихер ул билгеле бер кешегә тәгаенләп ясала. Иншә Аллаһ, ул балаларга күчмәс.
Сихердән дәваланмасаң, ул үзеннән-үзе бетәме? Иң әүвәл ничек дәваларга – шуңа тукталыйк. Сихерне рөхсәт ителгән дәвалау ысулы – Коръән аятьләре, зикерләр, догалардан торган рукйа укудан гыйбарәт. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кушуы буенча, сихер ясалган әйберне эзләп табасыз да “Аятел-Көрси”, “Нәс”, “Фәләкъ”, белгән башка аятьләрне укып, ул әйберне юк итәсез. Кызганычка, сихер ясаучыларның үзләрен белгән очракта да, аларны җинаять җаваплылыгына тарту, фаш итү мөмкин эш түгел. Чөнки алда әйтеп үткәнемчә, сихерчеләрне бүгенге көндә хәтта дәүләт каналларыннан пропагандалау бара.
Дәвалану өчен тагын шундый ук икенче бер сихерчегә бара күрмәгез. Сихерне икенче бер сихер белән дәвалау имансызлыкның чагылышы булып тора. Коръәндә барлык авыруларга да шифа бар. Өйдә, юлда күбрәк Коръән аятьләре тыңлагыз. Һаман да җиңеллек сизмисез икән, бабайлардан калган ысулны кулланып карагыз, алар җиде азан әйтеп өшкерәләр иде.
“Сихердән ничек сакланырга?” Сихердән саклый торган нәрсәләрне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтеп калдырган. Шуларның берсе – без һәрвакыт таһарәтле йөрергә тиеш. Намазларыбызны калдырмасак, ураза тотсак, корбан чалсак, иншә Аллаһ, болар безне гөнаһтан да, сихердән дә саклар. Хатын-кызлар колагына тагын шуны әйтәсе килә, ирегез өйгә чит кешене кертмәскә дигән икән, аның сүзенә колак салыгыз.
Аллаһы тәгалә һәркайсыбызны – гаиләләребезне, туган-тумачаларыбызны сихерчеләрдән сакласа иде. Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ.

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстан мөфтие урынбасары