Главная  →  Новости  →  ШЫГЫРДАНДА ҖИДЕНЧЕ МӘЧЕТ АЧЫЛА
ШЫГЫРДАНДА ҖИДЕНЧЕ МӘЧЕТ АЧЫЛА

shygyrdan

Чувашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылында үткән елның көзендә җиденче — Мөслимә мәчетенә нигез салынган иде. Шыгырданлылар яз җиткәч мәчет әйләнәсен койма белән әйләндереп алырга, бураны күтәрергә һәм җәйгә аны ачарга ниятлиләр, дип хәбәр итә «Татар-информ» матбугат агентлыгы. Хәзерге вакытка мәчетнең фундаменты салынган, цоколь һәм беренче катлар төзелгән. Төзелеш авыл халкының химая акчасына алып барыла. Татарларның үзенчәлекле борынгы стилендә төзелүче Мөслимә мәчете Шыгырданның яңа микрорайонында урнашкан. Биредә барлыгы 162 йорт булачак.