Главная  →  Новости  →  Шартлары үтәлгән никахта Аллаһ ризалыгы бар
Шартлары үтәлгән никахта Аллаһ ризалыгы бар

Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара торган гаилә дәресләренең бүгенгесе никах темасына багышланды.
Безнең һәр гамәлебезнең әҗере – аның ниятеннән тора. Нинди генә эшкә тотынса да, мөселман кеше аны Аллаһның ризалыгын алу ниятеннән башкарырга тиеш. “Кеше нинди нияттән чыгып өйләнә?” – дигән сорауны куя хәзрәт. Кемдер бәхетле булу өчен, кемдер балалар тудырырга, йоласы шундый булган өчен өйләнүчеләр дә бардыр. Һәр гамәл, шул исәптән гаилә тормышы коруыбыз да, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен булырга тиеш. Ул риза булмаса, югарыда саналганнарның берсе дә булмас. “Ә моның өчен 4 шартны үтәргә кирәк”, — дип хәзрәт аларның һәрберсенә тукталды:
1. Никахка керүчеләрнең икесенең дә мөселман булуы, иман китерүе.
2. Ата-аналарының фатихасы.
3. Никахның яшерен булмавы, ягъни шаһитларның булуы.
4. Егет кызга мәһр бирергә тиеш.