Главная  →  Статьи  →  ШАЙТАН КОТКЫСЫ
ШАЙТАН КОТКЫСЫ

Әбү Җәгъфәр Куртуби (р.г.) үлем алды газабы башланганда янындагылар аны «Лә иләәһә илләллаһ» дип әйтергә кыстыйлар. Бөек имам җавабында: «Лә» (юк), — ди. Бераз вакыт үтеп, аңына килгәч, аңа кәлимә әйтү урынына «Лә» дигәнен әйтәләр. Имам Җәгъфәр «Лә» дип аларга түгел, шайтан коткысына җавап биргәнлеген әйтә. Минем яныма ике шайтан килеп, берсе: «Яһүдиләр динендә үл», икенчесе: «Христиан динендә үл», — диделәр. Мин аларга: «Юк», — дип җавап кайтардым. Аннары шайтаннарга әйттем: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Чыннан да, үлем алдыннан шайтан сезнең янга килер дә: «Яһүди кебек үл, христиан кебек үл», — дип котыртып торыр», — дигән хәдисен үзем язып калдырган булып, сез миңа сабак биреп торырсызмы?»

«Лә иләәһә илләллаһ» дип кабатлаудан баш тарткан кешеләр турында күп кенә риваятьләр бар. Янында торучыларга ул кәлимәдән баш тарткан кебек тоела, ә чынлыкта бу вакытта ул шайтаннарның коткысын кире каккан була.