Главная  →  Новости  →  Шәһадәтнамәләр тапшыру дәвам итә
Шәһадәтнамәләр тапшыру дәвам итә

Биектау имамнарына имамлык вазыйфасын раслый торган шәһадәтнамәләрне тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Хәләл” комитеты һәм нәзарәтнең яшьләр бүлеге белгечләре, хакимият вәкилләре катнашты.
Барлыгы 40 имам шәһадәтнамәгә ия булды. Тәлгать хәзрәт Гайфуллин районның имам-мөхтәсибе вазыйфасына расланды.
Шәһадәтнамәләрне тапшырганчы мөфти имамнарга нәсихәтләрен җиткерде, эшләрендә уңышлар теләде, аннары имамнарның сорауларына җавап бирде. Район мөхтәсибе белән очрашып җирлектәге дини вәзгыять хакында сөйләште. Мөхтәсиб мөфтине 2014 елда башкарылган эшләр белән таныштырды.
Имамнар белән очрашудан соң мөфтият вәкилләре Биектаудагы мәдрәсә төзелешен карады.