Главная  →  Статьи  →  «Сез килсәгез, безгә җиңелрәк булыр иде»
«Сез килсәгез, безгә җиңелрәк булыр иде»

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәллам әйтүе буенча, дөньяда намазларның савабы арттырып языла торган өч урын бар. Аларның беренчесе – Мәккәдәге Кәгъбәтулла (анда укылган бер намаз өчен Аллаһ Раббыбыз 100 мең намаз савабын бирә); икенчесе Мәдинә шәһәрендәге нигез ташын Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз куллары белән салган Әл-Кубә мәчете (анда укылган намаз мең намаз савабын бирә); өченчесе – Иерусалимдагы (Кудьс) Әл-Әкъса мәчете (анда укылган бер намазның савабы йөз намазның савабына тиң). Әл-Әкъса мәчетен күреп, гыйбадәт кылу — күптәнге ниятем иде. Анда барып җитүләре бик авыр, кайбер хәзрәтләрне хәтта чик буеннан кире борып җибәргәннәр, дип ишеткәнем бар. Шуңа күрә, я, Раббым, шул җирләрдә булырга насыйп ит, дип догалар кылып сорадым. Әлхәмдүлилләһ, юлыбызда бернинди киртәләр очрамады. Паспортыңда Израиль мөһере торса, гарәп илләре сине үз җирләренә кертми, шул да бераз куркытты, чөнки аннан соң хаҗга барып кайту ниятем дә бар иде. Монысы да, Аллаһның рәхмәте белән, уңай хәл ителде, кулыбызга мөһер сугылган аерым кәгазь тоттырдылар да, чикне шуның белән үттек. Иң беренче тәэсир иткән нәрсә шул булды — күпме чикләр үтеп, бу кадәр күп автомат тоткан кешеләрне күргән юк иде әле. Иң әүвәл безне, автобусларга утыртып, Фәлистыйн җирләрендәге Вифлеем шәһәренә алып киттеләр. Иерусалимнан 10 чакрым тирәсе ераклыктагы бу шәһәрдә Гайсә галәйһиссәлам туган, христианнар өчен изге урын санала. Башта барыйк микән-юк микән, дип шикләнеп торсак та, кереп чыгарга булдык. Мин сәфәргә улымны да алган идем, ә бу җирләрнең тарихын өйрәнү мәктәп программасына да кертелгән. Үз күзләре белән күрсен әле, менә, улым, динебез буенча бусы — дөрес, ә монысы — дөрес түгел, дип аңлатырмын, дидем. Биредә гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә – чиркәүләре безнең чиркәүләр кебек алтынга күмелмәгән икән. Шунда поплары утыра, аның белән исәнләшеп, хәлләрен сораштык, гарәп телендә бераз аралаштык. Иерусалимга кайтып, Сарай тавында (Храмовая гора) урнашкан Әл-Әкъса мәчетенә якынлашканда без тагын автоматлы кешеләргә юлыктык. Бу тауда безнең эрага кадәр яшәгән данлыклы Соломон патша — Сөләйман галәйһиссәламнең сарайлары, гыйбадәтханәләре булган. Хәдис-шәрифтә китерелгәнчә, Сөләйман галәйһиссәламгә җеннәр дә буйсынган, ул сарайларны аңа күз ачып йомганчы җеннәр салып куйган. Әлбәттә, алар бүгенге көнгәчә сакланмаган. Еш кына Әл-Әкъса мәчетен сигез почмаклы, алтын гөмбәзле Куббат әс-Сахра мәчете (Тау башы мәчете) белән бутыйлар. Бу мәчетләрнең тарихлары гаять тә кызыклы. Рәҗәб аеның 27 нче төнендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәллам Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Кудьс шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөртеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Кудьс шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кылдык. Мөхәммәд галәйһиссәламне шулай кодрәтебез белән йөрттек гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә…” (“Бәни Исраил” сүрәсе, 1 нче аять). Риваятьләр буенча, Рәсүлебез борак дигән хайванга атланып, яшен тизлегендә Хәрам мәчетеннән Иерусалим шәһәрендәге Әл-Әкъсага (Ерак мәчеткә) күчә. Шунда ул башка пәйгамбәрләргә имам булып намаз укый. Аннары Сарай тавындагы Изге кыядан күккә ашып, Аллаһы Раббыбыз белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Куббат әс-Сахрада булган кешеләр Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шушы Изге кыя ташындагы аяк эзен күрә ала. Һиҗрәтнең 76 нчы елында шушы Кыя өстендә Куббат әс-Сахра мәчетен төзегәннәр. Ул мәчетнең нәкъ уртасында, идәннән метр ярым биеклектә калкып тора. Кыя астында мәгарә бар, безгә дә мәчет астына төшәргә, пәйгамбәребезнең макамын –аның басып намаз укыган урынын күрергә насыйп булды. Ә аңарчы ислам дөньясындагы өченче изге урын саналучы Әл-Әкъсага кердек… Теге автоматлы кешеләр Әл-Әкъса мәчетенә килүчеләрне тикшереп, паспортларын карап кертәләр икән, без дә шул процедураны уздык. Тикшерү моның белән генә бетмәде– мәчеткә керә торган кеше берәр сүрә укып күрсәтергә тиеш. Бәлки, ул иман китергән, корбанын да чала, садакасын да бирә торган мөселмандыр, әмма “Фатиха”ны укый алмый икән, аны кире борып җибәрәләр, ягъни мәчеткә намаз әһеле генә керә. Нинди гыйбрәт! Ә бездә ничек, җәмәгать? Яланбаш, ярымшәрә килгәнсең икән, мәчеттә яулыгы да, итәге дә бар, киен дә карап чык рәхим итеп! Шундагы бер гарәп миннән болай дип сорады: “Хәзрәт, бирегә татарлар күп килә, әмма күбесе Коръән укый белми. Бу нилектән шулай? ” Бик оят булып китте. Менә безнең гыйлемебез ни дәрәҗәдә! Революциягә хәтле берәр әбинең яисә яшь егетнең “Фатиха”ны белмәвен күз алдына китерә аласызмы? Юк, әлбәттә. Теге гарәпкә: “Узган гасырда бездә мәчетләрне, мәдрәсәләрне ябып, имамнарны юк итү сәясәте барган. Хәзер вазгыять үзгәрде, халкыбыз яңадан исламга кайта, Диния нәзарәте, мөфти хәзрәтебез үзе дә белем алуга бик нык игътибар бирә”, — дип сөйләп, акланырга туры килде. “Әл-Әкъса”да намаз укыгач, мәчетнең эчен карап йөрдек, андагы мөселманнар белән аралаштык. Алар бар да бик күркәм, безнең Россиядән килүебезне белгәч, бик гаҗәпләнделәр, шатландылар. Үзләре мәчеткә гаиләләре белән йөриләр икән. Өйлә намазларында мәчет халык белән тулып торды. Янәшәдә генә мәдрәсә дә бар, шунда шәкертләр укый. Үтә катлаулы вазгыять булуга карамастан, андагы мөсселманнар мәчетне ташламаганнар. Карап, келәмнәрен алыштырып, чиста итеп тоталар, әмма мәчетнең арткы ягы яһүдиләр җире санала. Шунда археологлар казу эшләре алып бара. Җирләр актарып ташланган, ташлар аунап ята, мөселманнарга хәтта анда чыгып җыештырырга, тәртипкә китерергә дә рөхсәт юк. Шунда бер бабай елый-елый сорады: “Улым, кайткач, ватандашларыңа әйт, килсеннәр. Кеше күп килсә, безгә җиңелрәк булыр иде”. Чыннан да, башка илләрдән дә мөселманнар күбрәк килсә, дәүләт мәчетне бу кадәр кысмас, бөтен дөньяга фаш булудан куркыр иде. Кайбер җомгаларга хәтта кешеләрне кертмиләр дә икән. Имамнары белән танышып, намаз укыдык: “Я, Раббым, мөселман кардәшләребезнең шушы авыр хәлләрен җиңеләйт”, — дип бергәләп дога кылдык.Ул көннәрдә Фәлистыйнда сугыш бара иде. Икенче көнне, яһүдиләр үз гаскәрләрен алып киттеләр, дигән хәбәр тапшырдылар. Кылган догаларыбыз кабуллардан булып, бәлки, бу тынычлыкка безнең дә бәләкәй генә булса да өлешебез кергәндер, дип сөенештек. Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, Татарстан мөфтие урынбасары,  Гаилә мәчете имам-хатыйбы

Узнайте больше о Рамадане

Статьи партнёров