Главная  →  Новости  →  САУМЫ, РАМАЗАН!
САУМЫ, РАМАЗАН!

Саумы, рамазан!

 

Саумы, айларның солтаны, әй, рамазан!

Чакырып безне намазга мәчетләрдән яңгырый моңлы азан.

 

Ашык, өлгер син намазга, дин кардәшем,

Кылу өчен гыйбадәтләр яши кеше.

 

Истә тотыйк, онытмыйк без, әй, мөэминнәр,

Ураза да намаз кебек фарыз гамәл.

 

Изге айда булыйкчы без уразалы,

Мохтаҗларга бирик бүләк-күчтәнәчләр,

Үзебез дә буш калмабыз, Алла боерса,

Рәхмәт әйтеп баштан сыйпар фәрештәләр.

 

Рамазанның һәрбер көне  олуг бәйрәм,

Китерә ул чиксез нигъмәт-сөенечләр;

Ярамаган эшләр белән шөгыльләнсәк,

Көтә безне тәмуг уты Һәм җәһәннәм.

Аллаһ сакласын…

Дания Хәбибуллина