Главная  →  Статьи  →  САФӘР АЕНА КЕРӘБЕЗ
САФӘР АЕНА КЕРӘБЕЗ
Сафәр аена керәбез. «Сафәрнең 27 нче кичәсе һиҗрәт (күченү) кичәседер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хатыны хәзрәти Гайшәнең әтисе, фикердәше һәм көрәштәше, ирләрдән беренче булып иман китергән, үзеннән соң варисы буласы беренче хәлифә хәзрәти Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк белән берлектә Мәккәи-Мөкәррәмә шәһәреннән чыгып, 12 нче рабигыләүвәлдә Мәдинәи-Мөнәввәрәгә барып җиткәннәр. Шушы сәфәрдән соң мөселманнарның һиҗри ел исәбе башлана вә ислам дине һәр тарафка тарала башлый.
Ошбу айда сәфәр кылмак хәерле булыр, һәркем бу айда сәүдә нияте белән сәфәргә чыкса, күп файда күрер.  Һәркем бу айда гөнаһларыннан тәүбә кылса, Аллаһы Тәгалә тәүбәсен кабул итеп, гөнаһларын гафу итәр. Ошбу сафәр аенда бер кеше өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул бәндәнең дөньяда дәүләтен арттырыр, Кыямәт көнне әҗерен бирер», — диелә «Мөбарәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре» («Иман» нәшрияты) дигән китапта.