«Сабыйга» хәйрия акциясенә кушылыгыз

2019 елның 1 сентябреннән без «Гаилә» мәчетендә янәдән «Сабыйга» хәйрия акциясен башлап җибәрдек. Аның кысаларында Казан хосписы өчен гигиена кирәк-яраклары җыябыз. Ин шәә Аллаһ, сез дә кушылырсыз дип өметләнәбез.

31 октябрьгә кадәр Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан мәчетебезгә дымлы салфеткалар, бер тапкыр кулланыла торган җәймәләр (пеленкалар), балалар һәм олылар өчен подгузниклар һ.б. гигиена кирәк-яраклары һәм чистарту чаралары алып килә аласыз. Җаегыз булса, безнең белән бергә хосписка да бару мөмкин.

Өстәмә сораулар белән имам-хатыйбның социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Гөлнара ханымга шалтырата аласыз: 89872639889. Мәчет номеры: +7 (843) 2230662.