Главная  →  Новости  →  РОССИЯНЕҢ ТӨРКИЯДӘГЕ ИЛЧЕСЕ ҮТЕРЕЛҮ СӘБӘПЛЕ ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАЙГЫ УРТАКЛАША
РОССИЯНЕҢ ТӨРКИЯДӘГЕ ИЛЧЕСЕ ҮТЕРЕЛҮ СӘБӘПЛЕ ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАЙГЫ УРТАКЛАША
Россиянең Төркиядәге илчесе үтерелү уңаеннан Татарстан мөфтие кайгынамәсе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Төркия башкаласы Анкарада Россия илчесе Андрей Карлов үтерелде.

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүм Андрей Карловның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Мәрхүмнең якыннарына кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Коръәндә әйтелгәнчә, «Иртәгә ни кылачагын һич кем белми. Кеше үзенең кайда үләчәген белми. Шик юктыр ки, Аллаһ бөтенесен белеп тора. Ул барысыннан да хәбардар» (Локман сүрәсе, 34 нче аять).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин