Главная  →  Новости  →  РОССИЯДӘ МӨСЕЛМАН ТЕЛЕКАНАЛЫ АЧАРГА ҖЫЕНАЛАР
РОССИЯДӘ МӨСЕЛМАН ТЕЛЕКАНАЛЫ АЧАРГА ҖЫЕНАЛАР

Тиздән Россиядә мөселман телеканалы ачылырга мөмкин. Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов бүген журналистларга шулай дип белдергән. Телеканал эшен 2017 елда башлап җибәрергә мөмкин. «Спутник челтәрендә мөселман телеканалын эшләтеп җибәрү уе күптән бар иде. Без бу телеканалда ислам традицияләре, аның тарихы, мәдәнияте, шулай ук илебездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары турында тапшырулар булуын теләр идек», — дигән ул. Хәзерге вакытта контент өстендә актив эш бара икән. Проектны тормышка ашыру эшенә күп кенә эре телекомпания белгечләре кушылган, дип хәбәр итә Islam-today порталы.