Главная  →  Новости  →  РОССИЯ ИСЛАМ ИНСТИТУТЫНДА БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАРА
РОССИЯ ИСЛАМ ИНСТИТУТЫНДА БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАРА

Бүген Россия ислам институтында  ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы башланды. Катнашучыларны мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде һәм уңышлар теләде. “Быел тугызынчы тапкыр олимпиада үткәрүебезгә горурланам. Бирегә килүчеләр барыгыз да җиңүчеләр, чөнки сезне инде сайлап җибәргәннәр. Сез — Россия мөселманнарың киләчәге. Нәкъ менә сезгә хәзрәтләр, остазлар һәм хәтта мөфтиләр булырга туры киләчәк. Уңышлар телим. Бу олимпидада катнашу зур тәҗрибә туплау булыр, дип ышанам”, — диде.

Шулай ук яшьләр белән РИИның башка мөгаллимнәре дә очрашты.

Олимпиада ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Анда Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня,  Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород студентлары катнаша.

Бәйге иртәнге якта барлык номинацияләрдә дә тест рәвешендә, язмача булды. Моннан тыш, гарәп теле буенча конкурста катнашучылар, гарәп телен никадәр белүләрен телдән аңлатырга тиеш иде, Ислам дисциплинасы буенча катнашучыларга Коръәнне укый белү шарт итеп куелды.

Олимпиаданы йомгаклау чарасы 15 декабрьдә сәгать 14.00 дә РИИда булачак.

Шулай ук бу көнне Россия ислам уку йортларында гарәп телен укытуга багышланган түгәрәк өстәл уздырыла. Башлану вакыты: сәгать 9.00дә, дип хәбәр итә ТР МДНнең матбугат үзәге.