Главная  →  Новости  →  РОССИЯ ИСЛАМ ИНСТИТУТЫНДА АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ УЗДЫРЫЛА
РОССИЯ ИСЛАМ ИНСТИТУТЫНДА АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ УЗДЫРЫЛА

rii
17 декабрьдә Россия ислам институтында Ачык ишекләр көне уздырыла. Әлеге чара барышында 2017 елда ислам институтына һәм башка дини уку йортларына укырга керү тәртипләрен аңлатачаклар.
Татарстандагы дини уку йортларында теология,
лингвистика, экономика, журналистика буенча белгечләр әзерләнә.
Россия ислам институтына килгәндә, анда студентларга югары дини һәм дөньяви гыйлем бирелә, өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештырыла.
Ачык ишекләр көне чарасы сәгать 10.00 дә башлана. РИИның адресы: Казан, Газ урамы, 19. Белешмәләр өчен телефон: (843) 251-01-55