Главная  →  Новости  →  РЕСПУБЛИКАДА ҖОМГА ВӘГАЗЬЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ГЕНӘ СӨЙЛӘНӘЧӘК
РЕСПУБЛИКАДА ҖОМГА ВӘГАЗЬЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ГЕНӘ СӨЙЛӘНӘЧӘК
Бүген Татарстан имамнары ТР МДН пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карарны кабул итте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Чарадан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  журналистларга: “Без бүген җомга вәгазен татар телендә сөйләү турындагы тәкъдимне уртага салып сөйләшергә уйлаган идек. Ә тәкъдимне имамнар бертавыштан күтәреп алдылар һәм тавыш бирделәр. Бу карар бүгеннән гамәлгә керә. Мәчетләребездә махсус татар теле дәресләре үткәреләчәк. Җомга вәгазьләре алдан басыла, шуңа күрә аны татарча сөйләргә әзерләнергә була.  Җыелышыбызда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе  Ринат Закиров та катнашты. Ул да туган телебезне саклауда мәчетләребезнең, дин әһелләренең өлеше мөһим булуны билгеләп узды”, — дип белдергән.