Главная  →  Новости  →  РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫНДА 5 МЕҢ КЕШЕ КАТНАШТЫ
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫНДА 5 МЕҢ КЕШЕ КАТНАШТЫ

“Казан-Арена” стадионында республикада һәм илдә моңарчы тиңе булмаган иң зур ифтар ашы узды. Узган елгы республика ифтарында барлыгы 2,5 мең кеше катнашкан булса, быелгысына 5 мең мөселман чакырулы иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу ифтарны РФнең Мөселман эшкуарлар ассоциациясе һәм “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән бергәләп оештырды.
Мөбарәк рамазан ае – гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү, миһербанлылык, шәфкатьлелек һәм юмартлык ае. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә аны “Рамазан – изге гамәлләр ае” шигаре астында уздыруны максат итеп куеп, Республика ифтарына физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне, ятим балаларны, мохтаҗ гаиләләрне чакырды. Ифтар мәҗлесендә шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Дагыстан, Чечня, Казахстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрнең Диния нәзарәтләре вәкилләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, дин әһелләре катнашты.
Ифтарга килгән халык ахшам намазына кадәр “Казан-Арена” стадионының төп экраны урнашкан мәйданда Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллинның Коръән аятьләре укуын, күренекле дин әһелләренең вәгазьләрен тыңлады. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башка дин әһелләренең вәгазьләре ислам кыйммәтләренә, Изге рамазанда ураза тотуның фазыйләтләре, әҗер-савапларына, өммәтебез бердәмлегенең мөһимлегенә багышланган иде. Мәшһүр мөнәҗәт әйтүчеләр — дагыстанлы Мөхәммәд Шәфи, татар егетләре Ильяс Халиков һәм Динар Шәймардановларның чыгышлары ифтар мәҗлесенә бәйрәм рухы өстәде. “Казан-Арена” стадионы медиа-фасадыннан исә Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Изге рамазанга багышлап әзерләнгән социаль роликлар күрсәтелеп торды.
Ахшам вакыты кереп, авыз ачкач, меңнәрчә мөселман Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин артына басып намаз укыды, Аллаһы Раббыбыздан күпмилләтле илебезнең алга таба да тынычлыкта-татулыкта яшәвен, чәчәк атуын сорап, дога кылды. Намаздан соң мөселманнарны пылау, ит, яшелчә, камыр ризыклары, җиләк-җимешләр, төрле сулар куелган мул табын артына чакырдылар. Оештыручылар әйтүенчә, быелгы зур ифтарга 9 казанда 2,5 тонна пылау пешерелгән. Әле тәҗрибә әллә ни зур булуга карамастан (бу – өченче зур ифтар), мәҗлеснең оешкан төстә, югары дәрәҗәдә башкарылуын, волонтерларның зур ярдәмен әйтеп китү дә урынлы булыр. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар кабул иткән быелгы ифтарны Федераль ифтар дип санарга да мөмкин, ә анда катнашучылар санына килгәндә – бу әле чик түгел.