Главная  →  Новости  →  РАМАЗАНГА ГАИЛӘ ЧИШМӘСЕ АЧЫЛА
РАМАЗАНГА ГАИЛӘ ЧИШМӘСЕ АЧЫЛА

Гаилә чишмәсе

Имам Әхмәт риваять кыла: “Сәгъд ибн Губәдә Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килеп: “Йә, Аллаһның Илчесе, әнием вафат булды. Аның өчен сәдака бирсәм буламы?” — дип сорый. Пәйгамбәребез: “Әйе”, — ди. Ул янә: “Ә сәдаканың кайсысы яхшырак?” — ди. Пәйгамбәр: “Кешеләргә су эчертү”, — дип әйтә (Хәсән хәдис).

Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның тәкъдиме һәм коллективның хуплавы белән мәчет ишегалдында 84 метр тирәнлектә кое казыттык. Шәһәрдәшләребез, мәхәлләдәшләребез, килгән кунаклар, диненә-милләтенә карамыйча, һәммә кеше, Гаилә чишмәсе суыннан авыз итеп, җанына — ләззәт, тәненә сихәт алса иде.

Сәдаканың иң әҗерлесе — җәрия. Моңа кое казу, мәчет төзү, китап бастыру, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. Хәдис-шәрифтә китерелә: “Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның 3 төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакател-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары” (Мөслим). Безнең Гаилә чишмәсен дә Аллаһы Тәгалә сәдакател-җәриядән кабул итсә иде, шул чишмәне булдыруда үз өлешләрен кертүче кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын язса иде.

        Мөхтәрәм кардәшләр! Шушы саваплы эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, рәхим итеп, 223-06-62 телефонына шалтыратыгыз.