Главная  →  Новости  →  САВАПЛЫ ГАМӘЛЛӘР КЫЛУДА ЯРЫШЫЙК!
САВАПЛЫ ГАМӘЛЛӘР КЫЛУДА ЯРЫШЫЙК!

WWIXIasMeHc

Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Раббыбыз Сүбхәәнә вә Тәгалә Изге Коръәндә: «Сез — мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз!»;(«Бәкара»: 148). «Алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савапны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз» («Маидә»: 48), — диде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Шушы рамазан аен саваплы эштә ярышып уздырсак иде; изге гамәлләребезне Аллаһы Раббыбыз кабуллардан кылса иде.

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин