Главная  →  Новости  →  РАМАЗАН — РУЗА АЕ
РАМАЗАН — РУЗА АЕ

яңа ай

           Рамазан ае белән бәйле булган иң төп гыйбадәт ул – фарыз рузасы. Аллаһы Тәгалә: “Кем сездән бу айга иреште — руза тотсын”, — диде. (“Бәкара”, 185). Бәлагатькә ирешкән, сәламәт, акыл иясе булган һәр мөселман ир һәм мөслимә хатын-кызга рамазан аенда руза тоту фарыз булып тора. Рамазанда руза тоту ислам диненең биш баганасының берседер. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган халыкларга әмер ителгән кебек, сезгә дә рамазан аенда руза тоту фарыз кылынды, шаять ки, сез тәкъвалыкка ирешүчеләрдән булырсыз”  (“Бәкара”, 183).

Аллаһ руза гыйбадәтенә башка гамәлләрдән аермалы буларак махсус саваплар вәгъдә итте. Гадәттә кеше һәр эш өчен, уннан алып җиде йөзгә кадәр савап алырга мөмкин. Ләкин руза бу “лимит” белән чикләнми. Аллаһның Илчесе әйтте: “Адәм баласыныың һәр гамәле үзе өчен. Бәндә аның өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр изгелек-савап алырга мөмкин.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әмма, рузадан башка. Дөреслектә, рузага әҗерне Мин Үзем бирәм. Бәндә үзенең шәһвәтеннән, ризык һәм эчемлегеннән Минем өчен тыелды”. Руза тотучының ике шатлыгы бар, беренчесе авыз ачканда, икенчесе Раббысы белән очрашканда” (Бохари, Мөслим риваятьләре).

Әлхәмдүлилләһ, гыйбадәтнең шатлыгы дөньяда да, ахыйрәттә дә була. Рузаның дөньядагы шатлыкларының берсе — авыз ачканда кичергән сөенечле мизгелләр. Раббыбыз безнең табигатьләребезне ашамлык, эчемлек һәм никах кебек нәрсәләр белән бәйләде. Кешене берникадәр вакытка шул нәрсәләрдән мәхрүм итеп, соңыннан яңадан рөхсәт итсәң, кеше аның өчен куана. Күрергә өйрәнгән хатын-балаларыңны да бераз күрми торсаң сагынасың, соңыннан күрешкәч сөенәсең. 17-18 сәгать авызыңа су да алмый торганнан соң, беренче җимешнең, беренче йотым суның карынга керүе белән күңелләр күтәрелә.

Кеше кояш баерга калган соңгы минутларны ничек түземсезлек белән шатланып көтсә, Аллаһы Тәгалә дә безнең шул көтүләребезне ярата.  Хәдистә килгәнчә, Аллаһка иң сөекле кешеләр — вакыт җиткәч тә тизрәк авыз ачарга ашыгучылар.

Минем сабырлыгым тагын ике сәгатькә җитә әле дип, уразаны озынайту изгелек саналмый. Ураза тотучы Раббыма якынаям дип көндезен үзенең теләк-шәһвәтләрен калдырса, кичен Раббыма якынаям дип шул шәһвәтләренә ашыга. Нәтиҗәдә, ач торуы да, ашавы да изгелек булып чыга. Көндезен савапны сабыр итеп җыйса, кичен ризыклана һәм Раббысына шөкер итә.

        Раббысы хозурындагы шатлыкка килгәндә, анысы Раббысында руза сәбәпле җыелып килгән әҗерләрне күргәч була. Бәндә ул әҗерләрне Кыямәттә иң кадерле нәрсәләр буларак табыр. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): “Дөреслектә, җәннәттә бер ишек бар. Аңа “Әр-Райян” диелер. Кыямәт көнендә ул ишектән ураза тотучылар гына керер. Алардан башка ул ишектән һичкем  кермәс. “Кайда руза тотучылар?” – дип әйтелер. Шулвакыт руза тотучылар торып басарлар. Алар җәннәткә кергәч, ишек ябылыр һәм беркем дә ул ишектән кермәс”, — диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).

Рамазан аенда тоткан рузаның савабы шулкадәр күп, әгәр кеше бер көн рузасын сәбәпсез калдырса, кулыннан ычкынган савапны гомере буе тотып та кайтара алмый. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): “Кем сәбәпсез рамазанның бер көнен ашаса, гомере буе руза тотса да кайтара алмый”, — диде (Тирмизи риваяте).

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин,

                                                          Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе