Главная  →  Новости  →  РАМАЗАН АЕНЫҢ КЫЯМЫ
РАМАЗАН АЕНЫҢ КЫЯМЫ

кыям

Рамазан айлары үзенең тәравих намазлары белән үзенчәлекле. Шиксез, мөселманнарның Аллаһ йортларында җыелышып, саф булып гыйбадәт кылулары, Коръән укып, Коръән тыңлап хозурланулары — рамазан аеның зиннәте. Көне буе Аллаһ ризалыгы өчен ашау-эчүдән тыелып, ниһаять, авыз ачканнан соң,  озак итеп намазда басып торырга мәчеткә ашыгу җиңел түгел. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ бәндәләренә әҗерне арттырып бирүче. Тәравих намазын имам белән башлап, имам белән тәмам кылсаң, иртәнгә кадәр намазда торган савап аласың. Пәйгамбәребез: «Кем имам белән намазга кереп, имам киткәнче тора, аңа төне буе намазда тору әҗере языла», — диде. (Тирмизи риваяте). Габдуррахмән Ибн Гаүф исемле сәхабә тапшыра, бервакыт, Аллаһның илчесе рамазан турында сөйләгәндә шундый сүзләр әйтә: «Рамазан аеның рузасын Аллаһ фарыз кылды, намазда кыям торуларын мин сөннәт иттем. Кем ул айны иман белән, Аллаһтан савап өмет итеп руза тотса, намазларда торса, анасыннан туган сабый кебек гөнаһларыннан котылыр». (Нәсаи риваяте). Аллаһның изге бәндәләре карангы төннәрне сагынып көткәннәр. Дөньяны шул намазлы төннәр өчен генә сөйгәннәр. Әбү Сөләйман әд-Дәраниның: «Төнге намазлар да булмаса, бу дөньяны һич сөймәс идем»,- дигән сүзе моңа ачык дәлилдер. Пәйгамбәребез: «Фарыз намаздан кала, төнге намаз иң хәерле намаз»,- диде. (Мөслим риваяте).

Пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә тапшыра: «Аллаһның Илчесе төнге намазларда басып торганда, аның балтырлары шешә торган булган». Гаишә аңа: «Әй, Аллаһның Илчесе! Аллаһы Тәгалә синең әввәлге вә соңгы гөнаһларыңны да ярлыкады, нигә шулай үзеңне азалыйсың?»-дигәч, пәйгамбәребез аңа: «Шуның өчен мин Аллаһка шөкер итүче бәндә булмыйммыни?»- дип җавап кайтара.

Раббым Аллаһ тәравих намазларында басып торуларыбыз белән, Кыямәт көнендә торуларыбызны җиңеләйтсә иде.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин,

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе