Главная  →  Новости  →  РАМАЗАН АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
РАМАЗАН АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

       HayrullinRustamSM

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

        Күңелләрдә бик кадерле кунакны көткәндәге кебек дулкынлану катыш шатлык хисләре. Ислам диненең биш баганасының берсен үтәргә, ягъни уразага керергә җыенабыз.  Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Әй, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган халыкларга әмер ителгән кебек, сезгә дә рамазан аенда руза тоту фарыз кылынды, шәять ки сез тәкъвалыкка ирешүчеләрдән булырсыз”, — диде (“Бәкара”, 2: 183 аять).

        Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу да җитә. “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә” (Аллаһы Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр рамазан уразасын тотарга ният кылдым), — дип тел белән ният әйтү мөстәхәб санала.

        Ифтардан соң түбәндәге дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү” (Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа гына тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка).

        Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып тора. Әмма ураза камил булсын өчен үзебезне ялган, гайбәт, начар сүзләр сөйләү кебек кимчелекләрдән дә сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”,  — диде (Ибне Мәҗә). Бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга, калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә, рамазанны гамәл-гыйбадәттә уздырып, әҗер-савапка ирешергә тырышсак иде. Әбү Һүрайрадан килә: “Аллаһның илчесе әйтте: “Адәм баласының һәр гамәле үзе өчен. Бәндә аның өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр изгелек-савап алырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мәгәр рузадан башка. Дөреслектә, рузага әҗерне Мин Үзем бирәм. Бәндә үзенең шәһвәтеннән, ризык һәм эчемлегеннән Минем өчен тыелды”.

        Көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән тыш көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә рамазан аенда үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасы бирү ваҗиб. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар садаканы үзләре түли. Фитыр сәдакасын Гайдел-фитыр көнендә таң атканнан соң Гает намазы укылганчы бирү сәваплырак, чөнки бәйрәмне тояр өчен акчасы булмаган фәкыйрьләрне бәйрәм башланганчы шатландыру хәерле. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында үткәрелгән җыелышта 2016 елга зәкят нисабы күләме 224000 сум, ә фитыр  нисабы күләме —  21600 сум, ә фитыр сәдакасының күләме 100-600 сум дип билгеләнде. Фидия – 200 сум.
Мөхтәрәм җәмәгать! 5 июньдә, Аллаһы боерса, беренче тәравих намазын укыйбыз, мәчетләрдә ул 20 рәкәгать укыла. Һәр елдагы шикелле быел да тәравих намазларында бергә булырбыз, дип өметләнәм. Аллаһ илчесе: “Рамазан аеның рузасын Аллаһ фарыз кылды, намазда кыям торуларын мин сөннәт иттем. Кем ул айны иман белән, Аллаһтан савап өмет итеп руза тотса, намазларда торса, анасыннан туган сабый кебек гөнаһларыннан котылыр”, — диде.

        22 июнь көнне Казан-Арена стадионында IV Республикакүләм ифтар ашына быел ун меңләп мөселман җыелыр дип көтелә. Намаз стадионның махсус япма ябылган  газонында укылачак. Аллаһ насыйп итсә, безнең Гаилә мәчетендә дә һәр елдагыча ифтар ашлары уздырылачак. Көне буе ураза тоткан кешене ашатучы ураза тотучы әҗерен ала, диелә хәдистә. Шушы саваплы гамәлне башкарырга теләүчеләр  Гаилә мәчетенә мөрәҗәгать итә ала (Казан шәһ., Җ.Фәйзи ур., 2 нче йорт; 8 (843) 223-06-62).

       Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,

Татарстан мөфтие урынбасары,

Казанның Гаилә мәчете имам-хатыйбы,

“Мөселманнар” газетасының баш мөхәррире