Главная  →  Новости  →  Район башлыгы имамнар белән очрашты
Район башлыгы имамнар белән очрашты

 

Бүген Казанның Гаилә мәчетендә Совет районы имамнары район администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров белән очрашты. Гаилә мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин башта кунакларны мәчет белән таныштырды, аннары чәй мәҗлесенә чакырды. Очрашу рәсми булмаган шартларда эчтәлекле, эшлекле төстә үтте. Анда бөтен мәхәллә, шәһәр халкын борчыган мәсьәләләр күтәрелде, район хакимиятенә тәкъдим-теләкләр җиткерелде.

Район мәчетләренең күбесе шәһәрдән читтә – бистәләрдә урнашкан, шунлыктан сораулар башлыча юллар-тротуарлар төзү, яңа транспорт маршрутлары ачу, урамнарны яктырту, балалар бакчалары төзүгә кагылышлы иде. Шәһәр эчендәге мәчетләрнең исә үз проблемалары – җомга намазына килүчеләргә машина кую урыннары кирәк, халыкка чүп-чар контейнерлары комачаулый, светофор тиешле урында куелмаган һ.б. Рөстәм Гафаров очрашуда күтәрелгән сорауларны игътибар белән тыңлады, һәр очракны аерым карарга, чишелешен табарга вәгъдә бирде. “Яшәгән саен безне борчыган сораулар да үзгәрә бара. Элек унитазны алыштырасы бар, дигән гозер белән мөрәҗәгать иткән булсалар (чөнки дефицит иде бит), хәзер әнә нинди сораулар күтәрелә”,- дип ул имамнарны соңгы елларда юл-транспорт, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү өлкәсендә ирешелгәннәр белән таныштырды, алдагы планнар турында сөйләде. Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: “Чакыруыбызны кабул итеп, очрашуга килүегез, гозерләребезне тыңлавыгыз өчен рәхмәт. Аллаһы тәгалә җаваплы хезмәтегездә ярдәм итсен, хәвеф-хәтәрдән сакласын, без һәрвакыт догада булырбыз”, — дип имамнар исеменнән Рөстәм Гафаровка рәхмәтләрен җиткерде.