Главная  →  Статьи  →  РАБИГЫЛЬӘҮВӘЛ АЕНДА БУЛГАН ВАКЫЙГАЛАР
РАБИГЫЛЬӘҮВӘЛ АЕНДА БУЛГАН ВАКЫЙГАЛАР

molodaya-lunaБүген рабигыльәүвәл аеның беренче көне иде. Рабигыльәүвәлне икенче төрле мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид гарәпчәдән туу дип тәрҗемә ителә, бу айның 12 нче көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән.

Рабигыльәүвәл аенда булган кайбер вакыйгалар:

8-нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинә шәһәренә килеп җиткән көне.

10-нчы көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәзрәти Хәдичәгә өйләнгән көне.

12-нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне — Мәүлид ән-нәби.

22-нче көн – хәзрәти Фатыйманың туган көне.

Бу «Әхзәб» сүрәсенең 40-48 нче аятьләрен уку, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү бик саваплы санала.