Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ «РУХИЯТ» ТАПШЫРУЫНДА РАДИОТЫҢЛАУЧЫЛАР СОРАУЛАРЫНА ҖАВАП БИРДЕ
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ «РУХИЯТ» ТАПШЫРУЫНДА РАДИОТЫҢЛАУЧЫЛАР СОРАУЛАРЫНА ҖАВАП БИРДЕ

Фаил белэн

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Болгар» радиосының «Рухият» тапшыруында катнашып, кәрәзле телефоннардан файдалануга шәригать күзлегеннән чыгып бәя бирде. Кәрәзле телефоннардан саваплы, файдалы максатларда файдаланырга (аны бүләк итәргә) ярый, фәкать шайтани, тыелган гамәлләргә генә китермәсен — җавап шуннан гыйбарәт. Хәзрәт радиотыңлаучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Милләттәшләребезне башлыча мәет җирләү, кабергә таш, чардуган куюга кагылышлы сораулар борчый.

Тапшыруны танылган журналист Фаил Гыймадов алып барды.

Исегезгә төшерәбез: март аеннан башлап «Болгар» радиосы эфирында «Хак дин» тапшыруы» урынына «Рухият» чыга башлады. Тапшыруның вакыты иртәнге сәгать 10 га күчерелде.